Әлмәт районы укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге Яңа Кәшер интернат-мәктәбендә 1-5 сыйныф укучылары белән балаларның юл — транспорт җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан тематик чара уздырды. Бу хакта шәһәр газетасы яза. Уеннар ярдәмендә балалар юл билгеләрен исләренә төшереп, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытканнар. Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм да күрсәтелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре укучыларга китаплар һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк иткәннәр. Шулай ук мәктәпкә «Космик транспорт» иҗади конкурсында актив катнашкан өчен өстәл уены тапшырылган, диелә хәбәрдә.