Коронавирус турында сорап кайнар элемтәгә шалтыратучылар саны көненә 600 дән арткан
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Республикада коронавируска кагылышлы сораулар белән кайнар элемтәгә шалтыратучылар саны көненә 600 дән артып киткән. Элек бу күрсәткеч өч тапкырга кимрәк булган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде. «Элек көненә уртача 200 шалтырату кабул итә идек. Кичә кайнар элемтә телефоны буенча 600 дән артык шалтырату килде. Бүген әлеге сан күбрәк булачак. Шалтыратучылар көннән-көн арта», — диде министр урынбасары. Кайнар линия телефоннарына күбесенчә 35 яшьтән 50 яшькәчә булган татарстанлылар мөрәҗәгать итә. Көтеп тору вакыты 11 секундтан да артмый.