Ковидка кагылышлы сорауларга җавап бирүче тавыш ярдәмчесенең мөмкинлекләре киңәйтелә
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кайнар линиядә коронавируска кагылышлы сорауларга җавап бирүче Лилия исемле тавыш ярдәмчесенең мәгълүмат базасы киңәйтеләчәк. Бу турыда бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев хәбәр итте.
«Бүгенге көндә тавыш ярдәмчесе Лилия 60тан артык сорауга җавап бирә. Планнарга килгәндә, Лилиядән җавап алырга мөмкин булган сорауларны өстәргә ниятлибез. Мәсәлән, кеше коронавируска ясалган тест нәтиҗәләрен сорый, ә Лилия, мәгълүмати системаларга мөрәҗәгать итеп, тестның әзер булу-булмавын тикшерә һәм җавап кайтара», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр гражданнарга тулысынча автоматлаштырылган хезмәт күрсәтү технологиясе пилот режимында март аенда эшли башлаган иде. Ул вакытта Лилия еш бирелә торган сорауларга, шул исәптән пропусклар бирү турындагы сорауларга җавап кайтарды.
«Лилияне тере операторлар белән чагыштырырга иртәрәк әле. Ул аларны тулысынча алыштыра алмый. Хәзерге вакытта Лилиядән оператив рәвештә мәгълүмат алырга мөмкин. Әмма без оператор белән тавыш ярдәмчесе арасындагы аерманы киметергә омтылабыз», — диде Булат Җамалиев.