Казанда 18нче хастаханә травмпункты күченү аркасында ябылды
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Гадел Кутуй урамындагы травмпункт пациентларны башка кабул итми. Бу хакта социаль челтәрдә 18нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең рәсми битендә хәбәр ителә.
«Казанның Гадел Кутуй урамындагы 48нче йорт адресы буенча урнашкан 18нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе травмпунктында, яңа бинага күчү сәбәпле, кабул итү туктатылды», - диелә хәбәрдә.
Кичектергесез ярдәм кирәк булган пациентларны хәзер Фатыйх Кәрим урамындагы 14/67 йорт адресы буенча урнашкан 7нче номерлы сырхауханәнең травмпунктына җибәрәләр. Поликлиникада кабул итү тәүлек әйләнәсе алып барыла.
Пландагы пациентларны бүгенге көннән башлап 8.00 дән 15.45 кә кадәр Мәүлетов урамы 2нче йорт адресы буенча «Горки» сырхауханәсендә кабул итәләр.
Хастаханәдә күченүгә якынча бер ай кирәк булачагын искәрттеләр. Бу вакыт эчендә 7нче һәм «Горки» сырхауханәләре травмпунктларында кабул итүдән нинди дә булса баш тартулар булмаячак.