Алексей Песошин социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек буенча утырыш уздырды
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Чаллы», «Түбән Кама», «Яшел Үзән» һәм «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышын уздырды. Барлыгы 10 инвестпроект каралды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «КазаньЭкспресс Фулфилмент» компаниясе «Яшел Үзән» ТОСЭР территорисендә фулфилмент-үзәк төзелеше буенча проект тәкъдим итте. Читать дальше...