Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2021

Новости за 26.06.2021

Чаллы спортчылары велоспорт маунтинбайк төре буенча Татарстан беренчелегендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 26 июнь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). 22-23 июнь көннәрендә Чаллыда велоспорт маунтинбайк буенча Татарстан Республикасы беренчелеге оештырылды. «Яр Чаллы» спорт мәктәбе спортчылары аеруча югары нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Чаллы, хәтта Иркутск шәһәреннән килгән сиксәннән артык спортчы катнашты. Чаллы спортчылары барысы бергә 14 комплект медаль (8 алтын, 8 көмеш, 7 бронза) яулады.

Көрәш буенча дөнья чемпионатында абсолют батырга машина бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Саба, Миңгәр, 26 июнь, Энҗе Габдуллина). 26 июнь көнне Миңгәр авылында узган көрәш буенча дөнья чемпионатында төп бүләк — машина тапшырдылар. Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионатының абсолют батыры булып, Әзербайҗанның көрәшчесе Фейзиев Джемал танылды. Ул 130 кг нан югары үлчәү авырлыгының финалында, 7:1 исәбе белән, Россиядән Сергей Павликны отып чыкты. Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов Сергей Павлик белән Джемал Фейзиевның алышын иң матуры дип атады... Читать дальше...

Көрәш буенча 2021 елгы дөнья чемпионнары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Саба, Миңгәр, 26 июнь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 26 июнь көнне Сабада көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Турнирда сигез татарстанлы чемпион исемен яулады. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: 60 кг үлчәү авырлыгы — Нургалиев Раббани (Россия, Татарстан) 65 кг үлчәү авырлыгы — Закиров Илнар (Россия, Татарстан)) 70 кг үлчәү авырлыгы — Кәримуллин Динар (Россия, Татарстан) 75 кг үлчәү авырлыгы — Синякаев Рамил (Россия, Татарстан) 80 кг үлчәү авырлыгы — Кәлимуллин Ренас (Россия, Татарстан) 85 кг үлчәү авырлыгы ... Читать дальше...



Мамадышның Югары Кыерлы авылында Сабантуйда баш батырга мини-трактор бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Мамадыш, 26 июнь, «Татар-информ», « Нократ »). 3 июльдә, 12.00 сәгатьтә Мамадыш районының Югары Кыерлы (Верхний Берсут) авылында узачак. Сабан туенда көрәш батырларына кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Оештыручылар абсолют батырга мини-трактор вәгъдә итә. Көрәш 85 килога кадәр һәм аннан авыррак егетләр арасында узачак. Беренче урынны алган батырга 35 мең, икенче урынга чыгучыга 25 мең һәм өченче урынга ия булган батырга 15 мең сум акча биреләчәк. Абсолют батырга мини-трактор һәм зур тәкә бүләк ителәчәк. Читать дальше...

Лениногорскида яшәүче ханым мошенникларга ышанып акчасыз калган

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 26 июнь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорскида яшәүче ханы 35 яшьлек ханым полиция хезмәтенә шалтыратып, үзенең 150 мең сум акчасыннан мәхрүм калуын белдергән. Әлеге югалту банк хезмәтеннән дип шалтыратучы мошенниклардан башланган. Ханымның телефонына билгесез номердан шалтыратып, кемнәрнеңдер аның онлайн банктагы шәхси кабинетына керергә тырышуын әйткәннәр. Элегрәк язылган һәрбер очрактагы сыман, бик тә әдәпле итеп, профессионал терминнар кулланып сөйләшкән. Онлайн банктагы акчаны «резерв хисабына» күчерсәң... Читать дальше...

Кукмара шәһәр мохитен булдыру өчен яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 26 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Сәлахетдинова). «Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр мохитен булдыру өчен яхшы проектлар» Бөтенроссия конкурсының актуальлеге елдан-ел арта. Әлеге бәйгедә бу юлы да Кукмара катнашты һәм финалга үттек. Конкурс эшенә керешкәнче шәһәрнең кайсы өлешендә төзекләндерү, яңарту эшләре алып барылачагын социаль сораштыру нәтиҗәләре буенча ачыкладык. Күпчелек Кукмараның үзәктәге Ленин һәм Ворошилов урамнары өчен тавыш бирде. Җиңү яулаган очракта... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Сабан туе - татар халкының милли байлыгы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Сабан туенының берсе Аккош күле янындагы урманда узды. Кыр бәйрәме кунакларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм республикага эш сәфәре белән килгән Тываның Югары Хурал Рәисе Кан-оол Даваа сәламләде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аккош күлендәге Сабантуен Габдулла Тукай әкиятләре буенча төзелгән театраль пролог белән ачтылар. Сәхнәгә татар халык җырларын башкаручылар да чыкты. Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмгә җыелган кунакларга мөрәҗәгать итте. Читать дальше...

Россиядә «Спутник Лайт» вакцинасын ясатырга була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). «Спутник Лайт» вакцинасының беренче серияләре гражданлык әйләнешенә кертелде. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости яза. «Кичә контроль этабы төгәлләнде. Июнь ахырына кадәр якынча 2,5 млн доза гражданлык әйләнешенә чыгачак, җитештерү күләме арттырылачак». — диде ул. Министр әйтүенчә, препаратны ревакцинация һәм авырган кешеләргә вакцина ясау өчен кулланачаклар. Коронавируска каршы вакцинация Россиянең бөтен төбәкләрендә дә уздырыла. Читать дальше...



Татарстанда 36 градус эссе саклана һәм яшен көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 июньдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада кабаттан алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал. Көнбатыштан талгын, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Бүген, 26 июньдә, җил тизлеге урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Төнлә 19-24, көндез 31-35 градус эссе булачак. Читать дальше...

Халыкара шахтерлар сабантуена ясалган татар йортлары Кемерово татарларына бүләк ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара шахтерлар сабантуе өчен ясалган татар йорты Кемерово татарлары милли-мәдәни автономиясенә бүләк ителәчәк.  Бу хакта сабантуй кысаларында Кемерово дәүләт филармониясендә үткән Татарстан сәнгать осталары концертында ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев игълан итте. «Лениногорск районы сабантуй буласы мәйданда „Татар авылы“ йортлары төзеде. Биредәге милли-мәдәни автономия әгъзалары һәм рәисе Таһир дустыбызның кызыгуын күреп без Президентка мөрәҗәгать иттек. Читать дальше...

Миңнеханов республиканың мелиорация комплексын актив үстерергә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Куркыныч агрометеорологик шартларда Татарстан хуҗалыкларында чәчүлекләрне саклау һәм ашлау буенча эшләрне көчәйттеләр. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.   Барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте. Министр мәгълүматларына караганда... Читать дальше...

Татарстан умартачылары авыл хуҗалыгы министрлыгы белән хезмәттәшлекне көчәйтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда предприятие хуҗалары аркасында бал кортлары зыян күрә. Бу фикерне «Татарстан 24» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында «Татарстан умартачылары» оешмасы башлыгы Шәфкать Хәйруллин әйтте.   «Чәчү алдыннан туфракны химикатлар белән эшкәртәләр, глифосат чүп үләннәрен үтерә. Чәчә башлагач, орлыкларны эшкәртәләр. Шытып чыккач тагын химия сибәләр. Әгәр бу вакытта чәчәк бал бирә икән, бал кортлары шушы басу аша оча. Көндез химия томанына эләккән бал кортлары һәлак була башлый. Читать дальше...

Казан Сабантуена кунакларны температураларын үлчәп һәм битлектән кертәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казан Сабантуена килүчеләрне тән температураларын үлчәп, битлеге барлыгын тикшереп, металлодетектор аша уздырып кына кертәләр. Бүген Казанда Сабантуй үтә. Ул өч мәйданда бара. Башкала Сабатуеның төп урыны булып, гадәттәгечә, Тынычлык бистәсендәге Каенлык санала. Бәйрәмнең рәсми өлеше 11:00 сәгатьтә башланса да, халык мәйданга иртәрәк җыелган иде. Каенлык мәйданында Сабантуй кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. Читать дальше...

Чаллыда яшәүче хатын-кыз Татарстанда ковидтан вакцина ясаткан 500 меңенче кеше булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда ковидтан 500 меңенче прививканы Чаллыда яшәүче 38 яшьлек Татьяна Харитонова ясатты. Бу хакта Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Татьяна Харитонова «Татпроф» акционерлык җәмгыятенең персонал белән эшләү буенча әйдәп баручы белгече. «Спутник-V» вакцинасының беренче компонентын ул 25 июньдә ясаткан. Ул вакытта Чаллының 5 нче хастаханәсе хезмәткәрләре оешмада күчмә вакцинация оештырган булган. «Ясатыргамы-ясатмаскамы дигән сораулар тумады. Читать дальше...

Хөкүмәт балаларга һәм йөкле хатын-кызларга пособие түләү өчен акча бүлеп бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте 8-17 яшьлек балаларга һәм иртә срокта медицина оешмаларына исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга айлык пособие түләү өчен акча бүлеп бирүне хуплады. РИА Новости хәбәр итүенчә, проектны әзерләү йөкле хатын-кызларга һәм балаларга түләнә торган пособиеләрне финанслау зарурлыгына бәйле. Шулай ук Россиянең Хезмәт министрлыгына йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларның һәм 8-17 яшьлек балаларның айлык пособиеләрен алу мөмкинлеге... Читать дальше...

Узган җомгада Татарстанда биш ир-ат суга баткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бер көн эчендә Татарстанда биш ир-ат суда баткан. Алексеевск районының Масловка авылында Шкимерка елгасында иртәнге тугызлар тирәсендә 68 яшьлек ир-ат баткан.   Бер сәгать узганнан соң Кама Тамагы районында Куйбышев затоны тирәсендә Идел елгасыннан 46 яшьлек ир-атның мәетен табалар. Ул 19 июньдә балыкка киткәч үк югалган була. Кичке бишләр тирәсендә Яшел Үзәндә Гаринское күлендә 44 яшьлек ир-ат баткан. Кичке тугызда Әҗем авылында су сибү өчен җиһазландырылган буада 33 яшьлек ир-ат батып үлгән. Читать дальше...

Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бер очрак читтә, калганнары аралашу юлы белән йоктырылган. «15 пациент хастаханәдә, 21 кеше өйдә дәвалана», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.  Казанда 15, Чаллыда 15, Бөгелмә районында 2, Югары Ослан, Биектау, Минзәлә, Тукай районнарында берешәр кеше авырган. Республикада барлыгы 22 286 коронавирус очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 20 069 кеше терелгән, узган тәүлектә 58 кеше дәваланып беткән.... Читать дальше...

Мәскәү мәчетләрендә QR-кодлар кертелергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы мәчеткә йөрүчеләр өчен QR –кодлар куллану турында дини нәтиҗә чыгарырга мөмкин, әмма хәзерге вакытта гыйбадәткә йөрүчеләр арасында әлеге кодлар мәчеткә керү өчен кулланылачак дигән курку юк. Бу хакта Мәскәү мөфтие, голәмәләр шурасы рәисе урынбасары Илдар Аляутдиновка сылтама белән РИА Новости яза. «Хәзерге вакытта мәчеткә йөрү өчен QR-код кертү уңаеннан мәхәллә кешеләренең борчылуын сизмибез. Без бу мәсьәлә белән очрашмадык әле... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ковидтан прививка ясатырга теләүче кешеләр артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируска каршы прививка ясатырга теләүче кешеләр арткан. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов әйтте. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, коронавирус вазгыяте киеренке һәм республикада авыру йоктыручылар саны арта. Сәламәтлек саклау министрлыгы моңа әзер: урыннар фонды әзерләнгән, медицина оешмалары кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән, диде Президент. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте яза. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Антонина Арталевская

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week





Персональные новости
ВДНХ

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Роспотребнадзор: Коронавирус мутацияләре прививка ясатмаган өчен килеп чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус мутацияләре вирусның кешедән кешегә күчүе аркасында барлыкка килә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Без бу яңа штаммнарны үз кулларыбыз белән ясыйбыз. Чөнки вируслар бик мәкерле, төрле була. Бер кеше организмында булганда алар ниндидер сыйфатлар ала, икенче кешегә күчкәч аннан нәрсәдер ала. Читать дальше...

Татарстанда яшь егет авариядә умырткасын сындырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген республиканың Тукай районы Теләнче Тамак авылы янында булган авариядә шофер егет умырткасын сындырган. Шаһитлар хәбәр итүенчә, 13 модельле «Лада» шоферы идарәне югалткан, машина юлдан басуга очып төшкән, берничә мәртәбә әйләнеп капланган. «Рульдә 20-22 яшьлек егет иде. Башын бик нык бәргән, аркасы авыртуга зарланды. Умырткасын сындырган булырга мөмкин. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары.

Уфада башкорт телевидениесенең беренче операторы Ринат Әмирханов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бүген Уфада башкорт телевидениесенең беренче операторы Ринат Әмирханов вафат булган. Бу хакта «Башинформ» яза. Ринат Әмирханов төбәк телевидениесендә 1958 елда эшли башлаган. Ул телекомпаниянең фонд кадрлары авторы булып санала. «Мин башта аппарат-студия комплексында эшләдем, аннан оператор булдым. Пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем. ВГИКта да укыдым. „СССРның мактаулы радисты“ дигән исемгә лаек булдым. Бик күп тарихи һәм кызыклы мизгелләрне төшердем. Мәсәлән, Дуслык монументы... Читать дальше...

Таҗикстан мәчетләренә вакцинация турында белешмәсе булмаган кешеләрне кертмәячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Дүшәнбе шәһәре мәчетләренә коронавирус авыру булмау турында белешмә яки вакцинация узу турындагы документы булган кешеләрне генә кертәчәкләр. «Прививка ясатмаган кешеләр мәчеткә паспортлары белән килә һәм мәчет янындагы мобиль пунктларда вакцина ясата, ә соңыннан мәчеткә намазга керә ала. Вакцинация турында белешмәсе булмаган кешеләрне мәчеткә кертмәячәкләр», — диде җомга намазы вакытында голәмәләр советы рәисе Саидмукаррам Абдукодирзода. Бу хакта РИА Новости яза. Читать дальше...

Татарстандагы 10 ресторан төнлә эшләү хокукын алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда барлык хезмәткәрләренә коронавируска каршы вакцина ясаткан 10 кафе һәм ресторан төнлә эшләү хокукын алган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Төнлә эшләргә теләгән 22 җәмәгать туклануы оешмасыннан гариза килде, аларның унысы буенча уңай карар кабул ителде», — диде спикер. Читать дальше...

Татарстанда торак төзү буенча план 48,5 процентка үтәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда торак төзү буенча план бүгенгә 48,5 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Министр мәгълүматларына караганда, 1 млн 294 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган елгы күләмгә туры килә. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве в парке нашли труп мужчины





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Анна Семенович призналась, что ей пришлось прервать отдых из-за болезни



Москва

Глава МВФ заявила о четырехкратном росте числа торговых ограничений в мире

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net