Роспотребнадзор: Коронавирус мутацияләре прививка ясатмаган өчен килеп чыга
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус мутацияләре вирусның кешедән кешегә күчүе аркасында барлыкка килә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Без бу яңа штаммнарны үз кулларыбыз белән ясыйбыз. Чөнки вируслар бик мәкерле, төрле була. Бер кеше организмында булганда алар ниндидер сыйфатлар ала, икенче кешегә күчкәч аннан нәрсәдер ала. Өченче кешегә күчкәч, башка төрле мутация ала», — диде спикер. Любовь Авдонина әйтүенчә, халыкның прививка ясатмавы һәм вируска үзгәрергә мөмкинлек бирүе аркасында яңа штаммнар барлыкка килә. «Вакцинация — авыручылар санын киметү һәм чикләүләр кертмәс өчен төп ысул», — диде Любовь Авдонина. Алдарак «Татар-информ» Татарстанда 16 кешенең коронавирусның Һиндстан штаммын, 32 кешенең Британия штаммын йоктыруы турында язган иде.