Әтнә театрына аксакал артист кайтты
(Әтнә, 6 июнь, "Татар-информ", "Әтнә таңы" ). Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына Гомәр Мәрдәнов заманында театрда уйнаган Эдвард Хамурзин кайтты. Эдвард Хамурзин үзе белән сәхнәдә төрледән - төрле образлар иҗат иткән Рита Садыйкова һәм Таһир Файзрахмановны күреп күз яшьләрен тыя алмады. Театрның әлеге яңа труппасы белән дә аксакал артистның сөйләшер сүзләре, бүлешер фикерләре күп булды.