Әлмәт кинологлары балалар өчен экскурсия үткәрде
(Әлмәт, 20 июнь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт кинологлары балалар өчен экскурсия үткәрде. Алар ис буенча шартлаткыч һәм наркотиклар эзләп таба, куркыныч җинаятьчене табып, зарарсызландыра. Сүз полиция этләре турында бара. Алар үз эшләре турында яшь юл хәрәкәте инспекторларына сөйләделәр, алар өчен экскурсия үткәрделәр. Кинология питомнигында 15 эт бар. Алар шартлаткыч һәм наркотик матдәләр таба белә. Югалган кешеләрне эзләргә булыша, күмәк чараларда тәртип саклый, патрульлектә катнаша. Читать дальше...