Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2021

Новости за 14.06.2021

Кукмара Сабан туенда беренче тапкыр «Димче почмагы» эшләде

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 14 июнь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Гатауллина). Кукмара Сабан туенда «Димче почмагы» эшләде. «Ике йөрәк» клубы җитәкчесенең сүзләренчә, «Димче почмагы» район Сабан туенда беренче тапкыр эшләгән. Танышу клубы район Мәдәният йорты каршында 2015 елның октябреннән бирле эшли. Бу вакыт эчендә барлыгы 367 кеше мөрәҗәгать иткән. Җиде пар гаилә корган, 11 пар бүгенге көндә дустанә мөнәсәбәттә яши. «Ике йөрәк» клубына үзебезнең Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән, шәһәрләрдән дә ялгыз йөрәкләр мөрәҗәгать итә. Читать дальше...

Апас районы Сабан туенда битум терминалы төзү буенча икеяклы килешү төзелде

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 14 июнь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апас районы территориясендә битум терминалы төзү буенча зур инвестицион проектны «ТА Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте гамәлгә ашырачак. Аның нигезендә битум материалларының киң ассортиментын саклау һәм җитештерү өчен заманча автоматлаштырылган комплекс — битум терминалы төзү планлаштырыла.  Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм «ТА Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Эмиль Алиев Сабан туе барышында тантаналы төстә икеяклы килешүгә имза куйдылар.

Азнакайның Югары Стәрле авылында Сөрән сугу зур бәйрәмгә әверелде

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 14 июнь, «Татар-информ», «Маяк» , Таңсылу Саниева). Бу көннәрдә район авылларында Сабантуйлар узса, ә кайберләрендә әзерләнәләр. Сөрән сугу йоласы да һәрберсендә зурлап уздырыла. Югары Стәрле авылында милли бәйрәм 19 июнь көнне узачак. Кичә авыл уңганнары электән калган йола буенча Сөрән сугып, бәйрәмгә бүләкләр җыйдылар.



Әгерҗедә унтугыз яшьлек көрәшче абсолют батыр калды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 14 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Быел Әгерҗе Сабан туенда баш батыр булып Үтәгән авылы егете калды. Ул - 19 яшьлек Татарстан чемпионы Денис Әминов. Ул кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнеп үскән, күп тапкырлар район данын яклап республика ярышларында катнашты. Ул . Баш батырны район башлыгы Азат Вәлиев котлады, аңа тәкә һәм суыткыч тапшырды.

Пенза өлкәсендә татар милли киемнәре күргәзмәсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» өлкәнең Россия көненә багышланган «Күп милләтле әйлән-бәйлән» милли-мәдәни автономияләре фестивалендә катнашты. Фестивальдә мәктәп һәм көллият укучылары, иҗтимагый милли берләшмәләр активистлары Пенза өлкәсе территориясендә яшәүче халыкларның милли костюмнар, көнкүреш, әдәбият һәм милли кәсеп күргәзмәләре мәйданчыклары белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни... Читать дальше...

Төркиягә Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасының беренче партиясе китерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Төркиягә Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасының беренче партиясен китергәннәр. Бу турыда Gunboyu газетасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Вакцина төялгән самолет Анкараның «Эсенбога» аэропортына төшкән. Бүген Төркиядә 5,3 миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган, 48,7 мең кеше үлгән, 5,2 миллион кеше терелгән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәдҗәп Тайип Эрдоган белән Төркиягә «Спутник V» вакцинасын китерү турында фикерләшкәннәр иде.

Мәскәү югары уку йортларына дистанцион укуга күчәргә киңәш ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россия Фән һәм югары белем министрлыгы Мәскәүнең югары уку йортларына дистанцион эш форматына кайтырга киңәш итте. «Белем бирү процессын читтән торып оештырырга мөмкин булмаган очракта, уку йортлары Роспотребнадзор таләпләрен һәм барлык коронавируска каршы чараларны үтәргә тиеш», — диелә ведомство хәбәрендә. Якын арада министрлык, коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле,  укыту процессын оештыру буенча тәкъдимнәр белән боерык чыгарачак. Читать дальше...

Казаннан Геленджикка авиарейслар ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). 24 июньнән Казан аэропортыннан Геленджик курорт-шәһәренә рейслар башкарылачак. Атнага ике тапкыр рейслар булачак. «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе Казаннан очып китү 11.30 сәгатькә, ә Геленджикка 14.15 сәгатьтә килү планлаштырыла. Самолет 15.15 сәгатьтә очып китә һәм Татарстан башкаласына 17.55 сәгатьтә кайтып җитәчәк. Шимбә көннәрендә Казаннан очып китү 12.20 сәгатькә, ә Геленджикка килеп җитү 14.35 сәгатькә билгеләнгән. Лайнер... Читать дальше...



Табиб коронавируска тест ясату өчен уңышлы вакыт турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). ПЦР-тест коронавирус симптомнары барлыкка килгәннән соң өченче-бишенче көнгә аеруча ачык булачак, ә антигенга экспресс-тестны симптомнар барлыкка килүнең беренче көненнән бишенче-җиденче көнгә кадәр эшләргә мөмкин. Аннары вирус концентрациясе кискен кими башлаячак. Бу хакта «Россия газета»га Н.А.Семашко исемендәге Диагностика һәм дәвалау үзәгенең баш табибы Заур Жилоков сөйләде. Әгәр 65 яшьтән өлкәнрәк яки шикәр чире, бөер хроник авырулары булган кешеләрдә авыру симптомнары барлыкка килсә... Читать дальше...

Казанда исерек йөртүче китереп чыгарган һәлакәттә өч кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Төнлә Казанда Астрономия һәм Профсоюз урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте Шаһитлар сүзләренчә, исерек йөртүче Mercedes микроавтобусында Профсоюз урамы буйлап Кремль ягына таба хәрәкәт иткән. Ул бер юнәлештә хәрәкәт итүче автомобильгә бәрелеп киткән һәм тизлеген арттырып парковкадан чыгып килгән Peugeot автомобиленә бәрелгән. «Mercedes йөртүчесе медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Peugeot автомобилендәге өч кеше ... Читать дальше...

Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус белән авырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган,ә 27 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «14 кеше хастаханәгә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 15 кеше ковид йоктырган. Чаллыда чир йоктыруның 8, Мендедеевск районында ике, Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Мөслим, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. Читать дальше...

Коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, Санкт-Петербургта чикләүләр катгыйланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов Төньяк башкалада карантин чараларын катгыйландыру турындагы карарны имзалады. Мондый карар бөтен ил буенча авыручылар саны арту сәбәпле кабул ителде. Бу хакта мәгълүмат шәһәр администрациясе сайтында чыкты. 17 июньнән шәһәр сәүдә үзәкләрендә кибетләр территориясендә фуд-кортлар, балалар бүлмәләре һәм башка күңел ачу объектлары эшен вакытлыча туктатып торалар. Җәмәгать туклануы оешмалары 2:00–6:00 сәгатьләрдә генә эшләячәк, әмма ризыкны бары тик чыгарып кына бирәчәк. Читать дальше...

Рострудта файдаланылмаган отпуск өчен компенсация алу турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Файдаланылмаган отпуск көннәре өчен акчлата компенсация түләнергә мөмкин. Россия хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд) хезмәткәрләре тиешле сумманы ничек дөрес исәпләү турында онлайнинспекция.рф порталында сөйләгән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә. Файдаланылмаган отпуск өчен акчаны ике очракта гына алырга мөмкин, дип искә төшерәләр Рострудта. Беренчедән, эштән азат иткәндә эш бирүче файдаланылмаган ял көннәре өчен түләргә тиеш. Икенчедән, хезмәткәрнең... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм яшен турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 июньдә Татарстан территориясендә яшен вакытында җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез Казанда да җилнең көчәюе көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге  хәбәр иткәнчә, көндез урыны белән боз яварга мөмкин.

Самарада татар милли бәйрәме Сабан туе 32нче тапкыр булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»).12 июньдә Самарада 32нче тапкыр милли татар бәйрәме Сабан туе узды. Быел ул Самара губерниясенең 170 еллыгына багышланган иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Гагарин исемендәге паркта спорт ярышлары, шул исәптән татар милли көрәше, халык уеннары белән Сабантуй өчен традицион программаны оештырдылар. Иҗат коллективлары чыгышлары һәм милли ризыклар бәйрәм рухын булдырды. Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров Сабантуйның мәртәбәле кунагы булды.

Роспотребнадзорда коронавирусның яңа штаммнарын таратучылар турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа штаммнарын йоктырганда яшь кешеләр COVID-19 ны җиңел кичерә, әмма шул ук вакытта алар — инфекциянең төп таратучылар. Бу турыда Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорның клиника-аналитик эше буенча урынбасары Наталья Пшеничная сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Агентлык әңгәмәдәше аңлатканча, бу очракта симптомнар, кагыйдә буларак, сезонлы тын юлларында вируслы кискен инфекцияне (ОРВИ) хәтерләтә, шуңа күрә вирус йөртүчеләр аңа җитди карамый... Читать дальше...

Туфан Миңнуллин музее - «Казан утлары» журналы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», «Казан утлары» ). Авыл тормышына тугры калган, шәһәр ыгы-зыгысы кочагында югалмаган Туфан Миңнуллин милли әдәбиятыбызның олы хәзинәсе итеп тарих битләренә теркәлде. Шуңа күрәдер бөек шәхеснең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган музей булдыру үзен озак көттермәде. 2012 елның августында драматургның туган ягы Кама Тамагы районында аның ишекләре ачыла. Әмма туып үскән Олы Мәрәтхуҗа авылындагы өч йорты да безнең игътибарга лаек. Нәкъ менә алар Туфан Миңнуллинның яшәешен,... Читать дальше...

Кыргызстанда Чыңгыз Айтматов каберенә чәчәкләр салдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Язучы, дәүләт эшлеклесе, дипломант, журналист Чыңгыз Айтматовның вафатына 13 ел тулды. Шул уңайдан туганнары һәм якыннары, Кыргызстан җәмәгатьчелеге вәкилләре язучыны искә алдылар һәм “Ата-Бийит” илкүләм тарихи-мемориаль комплексында каберенә чәчәк салдылар. «Анадолу» агентлыгы хәбәр иткәнчә, язучының апасы Роза Айтматова Чыңгыз Айтматовны искә алучыларга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, әтисе Торекул һәм энесе Чыңгызның каберләренә барган саен, үткәннәр искә төшә, диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Татарстанда быел илкүләм проектлар буенча мәдәни үсеш үзәкләре төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда илкүләм проектлар буенча Алабуга һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк. Моннан тыш, республиканың Минзәлә һәм Кукмара районнарында өч авыл мәдәният йорты ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте. Шулай ук быел Татарстанда 2,7 мең укучыга исәпләнгән ике гомуми белем бирү мәктәбе ачылачак. Алар Казанның «Арт Сити» һәм «Салават күпере» торак комплексларында урнашачак. Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә, Питрәч... Читать дальше...


Музыкальные новости
Алла Пугачёва

Гитарист Пугачевой Левшин рассказал о проблемах со здоровьем у певицы





Персональные новости
Анфиса Чехова

Отец из Панамы, школьная любовь и любимая еда: Елена Борщёва раскрыла все тайны на шоу ТВ-3 «Вкусно с Анфисой Чеховой»





Россиядә дүрт көнлек эш атнасы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Яңа атна Россиядә эшләми торган дүшәмбедән башланды, гражданнарны нибары дүрт эш көне көтә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Элегрәк Россия хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә аңлатуларынча, Россия көне быел шимбә көнгә, 12 июньгә туры килде, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә, 14 июньгә күчерделәр. Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр 12 июньнән 14 июньгә кадәр ял итә. Шул ук вакытта Мәскәүдә катлаулы эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә, 15 июньнән 20 июньгә кадәр эш көннәре түгел дип игълан ителде. Читать дальше...

1 октябрьдән кайбер һөнәр ияләренең хезмәт хаклары артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»).  1 октябрьдән хәрби хезмәткәрләрнең окладлары 1,037 тапкырга артачак. Бу турыда «Хокук позициясе» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, контракт һәм чакыру буенча хәрби хезмәт узучыларга, илкүләм гвардия хезмәткәрләренә, полиция, эчке эшләр органнары, җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, таможня һәм янгынга каршы органнарда махсус исемнәре булган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артачак. Закон чираттагы финанс елына инфляцияне исәпкә алып... Читать дальше...

Татарстанда җиңел машина вак таш өеменә килеп бәрелгән, өч ир-ат имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Павел Кличак).  Кичә төнлә республиканың Актаныш районында Картово бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче юлда ремонт дигән билгене күрмәгән һәм зур тизлектә вак таш өеменә килеп бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итә. Автомобильнең корпусы каты җимерелгән. Нәтиҗәдә, ир-атларның берсе салонда кысылып калган. Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм ике пассажир имгәнгән. Аларны... Читать дальше...

Полиция Отар бистәсендәге төнлә сугышучыларны тоткарлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»).Кичә кичке сәгать сигез тирәсендә Казаннның Отар бистәсендә Кече Отар урамында күмәкләшеп сугышканнар. Якынча мәгълүматлар буенча, биредә яшәүчеләр һәм алты кешедән торган гаилә арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә гаиләнең берничә әгъзасы күршеләрен кыйнаган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Күмәкләшеп сугышуда катнашучыларның барысын да полиция бүлегенә китергәннәр. Бу факт буенча тикшерү башланган.

Роспотребнадзор: Вакцинациядән соң да ковид белән авыру мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Коронавирустан прививка ясатучылар Covid-19 белән авырырга мөмкин, әмма вакцинация мондый нәтиҗәгә китерә алмый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Прививка ясаткан кешедә тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) симптомнары барлыкка килгән очракта да табибка мөрәҗәгать итәргә һәм ковидтан тест ясатырга кирәк», — дип хәбәр итә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте. Шул ук вакытта Роспотребнадзорда искәртүләренчә... Читать дальше...

Казанда юл һәлакәтеннән соң көмәнле хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Кичә «Южный» сәүдә үзәгеннән ерак түгел ике автомобиль бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике автомобильнең дә алгы өлеше шактый җимерелгән. Чит ил машинасы белән идарә иткән көмәнле хатын-кызга табиблар ярдәме кирәк булган, аны юл-транспорт һәлакәте урыннан ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр. «Лада» автомобиле идарә иткән ир-ат җитди имгәнмәгән, хастаханәгә барудан баш тарткан.

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев рассказал, что у него не получилось в первом сете матча с Арнальди в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве в парке нашли труп мужчины





Путин в России и мире
Москва

Париж решил показать, что такое ядерное сдерживание России по-французски


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Антонио Вивальди

«Вивальди. Времена Года. Шнитке. Кончерто Гроссо»: концерт в старинном соборе при поддержке Relax FM



Москва

Алаев: «Для меня тема расширения РПЛ закрыта»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net