Әлмәт районының Елховой мәктәбендә Әсгать Сәлах исемендәге укулар үткәрделәр
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Әлмәт районының Елховой урта мәктәбендә язучы, матбугат ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Әсгать Сәлах исемендәге укулар узды. Үсеп килүче буында әдәбиятка, тарихка мәхәббәт, кызыксыну уяту, укучыларны иҗатка якынайту максатыннан оештырылган бу күркәм чара инде алтынчы мәртәбә үтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңүчеләр «Иҗади һәм тарихи эшчәнлек», «Яшь язучы»... Читать дальше...