175 нче гимназиянең ашханә блогын төзекләндерүгә 13 млн сум чамасы акча тотылачак
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Казанның Совет районындагы 175 нче гимназиянең ашханә блогында 13 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак.
«2021 елда Татарстан Республикасында белем бирү оешмаларында ашханәләрне капиталь төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу: Казанның Совет районындагы 175 нче гимназия. Дәүләт килешүнең башлангыч (максималь) суммасы: 12 809 190 сум», — дип хәбәр ителә документларда.
Ашханәдә төзекләндерү-монтаж эшләре өчен 10,4 сум тотылачак, ә калган акчага җиһазлар сатып алыначак һәм башка эшләр башкарылачак.
Капиталь төзекләндерүне 2021 елның 1 декабренә төгәлләргә планлаштыралар.
Акчаны республика бюджетыннан бүлеп бирәчәкләр.