Апас районы Сабан туенда ат чабышында кызлар да катнашты
(Апас, 13 июнь, «Татар-информ», « Апастово-информ »). Апас Сабан туенда ат чабышы оешкан төстә узды. Ат өстендә җилдерүче кызларны күреп, халык аеруча да сокланды. Чабышкылар ике төркемдә узышты — эш атлары һәм аргамаклар. Ел саен Борнаштан Исламия Җәләлиева ат чабышында катнаша. Быел аңа Чүрибураштан Чулпан Әшрәфҗанова да катнашты. Чулпан 6 сыйныфта укый. Ул иң яшь катнашучы буларак, бүләккә дә лаек булды. 58 яшьлек Рәис Абдуллин иң өлкән катнашучы буларак бүләкләнде. Эш атлары арасында җиңүчеләр барысы да Кабыккүпер авылыннан. Читать дальше...