Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2021

Новости за 04.06.2021

Татарстанда Питрәч — Чыты автомобиль юлында берничә көнгә хәрәкәт ябылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 7-20 июньдә Питрәч — Чыты — Янсуар автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәрәкәт Питрәч районында юлның 5 — 12 км участогында вакытлыча ябылачак. «Монда юл өслеген ремонтлау планлаштырылган», — диделәр министрлыкта. Машина йөртүчеләр М7 «Волга», М7 «Волга» — Колай, М7 «Волга» — Питрәч, М7 «Волга» — Татар Казысы — Казиле автомобиль юллары буйлап хәрәкәт итә ала. Читать дальше...

Һиндстанда коронавирусның вакцинация узган кешеләр өчен куркыныч штаммы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Һиндстанда Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның күпчелеге тулы яки өлешчә вакцинациядән соң өч штаммнан торган B.1.617 SARS-CoV-2 линиясен йоктырган. Дели шәһәрендәге Бөтенһиндстан медицина фәннәре институты белән Геномика һәм интегратив биология институты тикшеренүчеләр шундый нәтиҗә ясаган. Галимнәр өлешчә яки тулысынча вакцинация узган 63 кешенең коронавирус белән авыруын ачыклаган. Шулай итеп, 41 ир-ат һәм 22 хатын-кыз ковид йоктырган. 27 пациент бер доза... Читать дальше...

Патяшина: Авыручылар санын киметү өчен Татарстанда вакцинация темпы җитәрлек түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда эпидемия вазгыяте соңгы 2 айда үзгәрми, бу борчымый кала алмый. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта сөйләде. Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...



Татарстанда язгы ярминкәләрдә 500 млн сумлык продукция сатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда язгы ярминкәләрдә 500 млн сумлык продукция сатылган. Шул исәптән, Казанда, Чаллыда, Түбән Камада сатылган азык-төлек 346 млн сумлык дип исәпләнгән. «Шәһәр халкы безнең авыл хуҗалыгы продукциясен бик теләп сатып алды», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында. Ул быел беренче кварталда 2013-2025 елларда... Читать дальше...

Татарстанда алты мәктәптә капиталь ремонт эшләре тәмамланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда быел планлаштырылган 23 мәктәпнең 6сында капиталь ремонт тәмамланган, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. «Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы буенча башкарылган эшләр күләме 61% тәшкил итә. Читать дальше...

Татарстанның элеккеге спорт министры урынбасары Виктор Лямзин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Виктор Лямзин бүген 61 яшендә вафат булган. Бу турыда Татарстан спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Лямзин 2001 елның августыннан 2005 елның июленә кадәр Татарстан спорт министры урынбасары булып эшләде. Ул спорт тармагында карьерасын 1981 елда Казанның 15нче урта мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлый. Виктор Лямзин белән хушлашу мәрасиме шимбә көнне, 5 июньдә, Курган зиратында 12:00 сәгатьтә узачак.

Татарстан мөфтие төбәкләргә республика мөфтияте тәҗрибәсен куллануны тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия форумы пленар утырышында башка төбәкләргә республика мөфтияте тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте. «Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, без — татар дин әһелләре — җәмгыятьтә ислам турында хөкем сөргән тискәре фикерне үзгәртә, милләттәшләребездә дини-милли үзаңны уята алмасак, Рамазанны ураза тотмыйча заяга уздырган шикелле... Читать дальше...

Песошин «Самрук-Казын» милли муллык фонды җитәкчелеге белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы мәйданында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның «Самрук-Казына» милли муллык фонды вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы вакытта Татарстан-Казахстан хезмәттәшлегенең көн тәртибе бай булды һәм уртак проектлар уңышлы үсеш ала, дип билгеләп үтте Алексей Песошин һәм «Самрук-Казына» идарәсе рәисе Алмасадам Саткалиев. Очрашуда Татарстан Казахстанда гамәлгә... Читать дальше...



Татарстан җитәкчелеге Дамир Динниулов вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге республика эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре, эчке хезмәт генерал-майоры, ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Динниуловның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде Дамир Динниулов 1962 елның 23 декабрендә Казанда туган. 1984 елда ул СССР Эчке эшләр министрлыгының Иваново янгын-техник училищесын, 1991 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары инженер-техник мәктәбен, 2015 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый. Читать дальше...

Кемерово мөфтие: Диния нәзарәте һәм милли-мәдәни автономиягә берләшергә вакыт

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Кемерово төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Бикчәнтәев фикеренчә, Диния нәзарәте һәм милли-мәдәни автономиягә берләшергә кирәк. «100 ел элек халкыбыз динен дә тоткан, мәдәниятен дә саклаган. Ә бүген дин кешесе аерым, мәдәният кешесе аерым. Диния нәзарәте һәм милли-мәдәни автономиясе аерым эшләү вакыты узды дип саныйм. Әйдәгез, бер чәй өстәле артында халкыбызны саклауга бөтен көчебезне бирик»... Читать дальше...

Төрек галиме төрки дөнья симпозиумында Фатих Кәриминең әсәрен анализлады

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 4 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумында төрек галиме Җиһан Чакмак татар язучысы Фатих Кәриминең «Хыялмы, хакыйкатьме» әсәрендә сүз хәзинәсе» дигән темага  чыгыш ясады. Филология фәннәре кандидаты Җиһан Чакмак «Хыялмы, хакыйкатьме» әсәренең госманлы төрекчәсе белән язылуын белдерде. Ул Фатих Кәриминең әлеге әсәренең барлыгы 602 сүздән торуын, яртысын гарәп-фарсы сүзләре тәшкил итүен ачыклады. Әсәрнең 30% — татарча, 5% — төрекчә, 9% ... Читать дальше...

Путин: Татарстан - Россиядә иң яхшы сыйфатлы тормыш тәэмин ителгән төбәкләр өчлегендә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан җирле халык өчен иң яхшы сыйфатлы тормыш тәэмин ителгән Россия төбәкләре исәбенә керә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында хәбәр итте. «Стратегик инициативалар агентлыгы иң яхшы халыкара стандартлар нигезендә Дәүләт Советы экспертлары һәм комиссияләре белән бергә федерация субъектларында тормыш сыйфатының илкүләм рейтингын эшләде», — диде дәүләт башлыгы. «Бу яхшы күрсәткеч. Бүген... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Шулай итеп, 1935, 1949 һәм 1959 елларда туган ир-атлар ковид корбаны булган.  «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 4 июньгә булган мәгълүматлар буенча, Covid-19 инфекциясеннән 505 үлем очрагы теркәлгән.

Путин Россиядә чит ил гражданнарына түләүле вакцинация өчен шартлар булдырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Россиядә чит ил гражданнарын коронавирустан түләүле вакцинацияләү өчен шартлар булдыралар. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде. Бүгенге көндә төрле илләрдән кешеләр, шул исәптән бизнесменнар һәм эре компанияләр җитәкчеләре, Covid-19 инфекциясеннән прививка ясату өчен Россиягә махсус киләләр. Россия вакцинасының нәтиҗәлелеге 96 проценттан артык тәшкил итә, дип дәлилләнгән. Шул ук вакытта, мәгълүматларга караганда... Читать дальше...

Яшел Үзән мэрының матбугат секретаре «Татмедиа»га эшкә күчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Яшел Үзән районы Советы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рәсим Хаҗиев үз вазифасыннан китте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Минем соңгы эш көне кичә булды, бүген мин хезмәт кенәгәсен алдым. Дүшәмбе көнне, 7 июньдә, мин яңа урынга — «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә эшкә чыгам. Тагын параллель рәвештә үз эшемне ачарга планлаштырам», — дип ачыклык кертте ул. Яңа эш... Читать дальше...

Казан шәһәр Думасының элеккеге депутаты Әскәр Камалиев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты Әскәр Камалиев вафат булган. Аңа 42 яшь иде. «Казан мэриясе өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты Камалиев Әскәр Альберт улының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», диелә мэриянең матбугат хезмәте хәбәрендә. Әскәр Камалеев 1979 елның 24 декабрендә Казанда туган, Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2005-2006 елларда Татарстан юстиция министры ярдәмчесе була, 2006-2010 елларда — Казанның... Читать дальше...

«Татаркино» 10-13 яшьлек балаларны һәм 35 яшькә кадәрге артистларны кастингка чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татаркино» балаларны һәм яшь артистларны кастингка чакыра. Татарстанда «Мишка» дип аталган социаль балалар фильмы төшерелә башлый. «Фильм август–сентябрь айларында төшерелә. 7 һәм 8 июнь көннәрендә төп рольләргә кастинглар үткәреләчәк», — дип хәбәр итә «Татаркино”ның матбугат үзәге. Фильмның режиссеры — Юлия Захарова. Яшь чикләре — 6+ 7 июнь көнне «Татаркино»да (Петр Алексеев ур., 3) 13:00 -18:00 сәгатьләр аралыгында Мишка, Төлке, Бермөгез... Читать дальше...

Татарстан ДОСАФФ җитәкчесе Дамир Динниулов белән хушлашу вакыты билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июньдә Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә (элеккеге Менжинский исемендәге мәдәният йорты, К.Маркс урамы, 26 йорт) Татарстан ДОСАФФ идарәсе рәисе эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов белән хушлашу мәрасиме булачак. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, озату мәрасиме 8.30 сәгатьтә, матәм митингы 10.00 сәгатьтә башлана. Дамир Динниуловны Казанның Арча зиратында җирлиләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә ... Читать дальше...

Оренбургтан хәзрәт: Яшьләрдә татар теленә карата кызыксыну уяту кыенлашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашыр өчен Казанга Оренбург өлкәсеннән килгән Төхвәтулла хәзрәт Хәсәнов фикеренчә, бүгенге көндә яшь буында татар теленә карата кызыксыну уяту авырайган. «Балаларда татар теленә карата ихтыяҗ арттыру, кызыксыну уяту авырайды. Хәзер яшьләр бөтенесе телефонда утыра бит. Бөтен мәгълүматны интернеттан табалар. Русча тиз һәм җиңел өйрәнәләр. Чөнки бөтен дәресләре, тирәлекләре рус телендә. Читать дальше...


Музыкальные новости
Антонио Вивальди

«Вивальди. Времена Года. Шнитке. Кончерто Гроссо»: концерт в старинном соборе при поддержке Relax FM





Персональные новости
ЛокоТех

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»





Алексей Песошин һәм Игорь Комаров Санкт-Петербург форумында Татарстан стендын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Петербург халыкара икътисади форумында Татарстанның Презентацион стендында булды. «Игорь Комаров һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы составындагы бер төбәге буларак Татарстанның социаль-икътисади күрсәткечләре, шулай ук хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары турында фикер алыштылар», — диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалы гаиләләргә 6 процентлы ипотека биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган бер яки күбрәк балалы барлык гаиләләр 6 процент ставкалы ипотека алырга хокуклы. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин белдерде. Хәзер илдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы балалар туган гаиләләр өчен ипотека буенча махсус программа эшли. Президент аның эшчәнлеген киңәйтергә һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар үсә торган барлык гаиләләргә... Читать дальше...

Нәфыйгулла хәзрәт Аширов: Татарларны төрле төркемнәргә бүлүчеләр — милләт дошманнары

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла хәзрәт Аширов татар халкын төрле төркемнәргә бүлүчеләрне милләтнең дошманнары дип атады. «Дөньяда татар булып танылган халыкны бүген бозарга, сындырырга, төрле ыругларга әйләндерергә тырышалар. Имеш без — мишәр, болгар, себер халкы. Әстерханда нугай диләр әле. Без, дөньяга танылган халык, хәзер бүленеп бетәргә тиешме? Моны күреп, күңелем сызлый. Безне бүләргә тырышкан кешеләрне тыңламагыз... Читать дальше...

Миңнеханов «Синтез» ватерполо командасы спортчыларына ТР Дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Синтез» ватерполо командасы спортчыларына ТР Дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Президент билгеләп үткәнчә, сезон дәвамында Казан ватерполчылары тотрыклы югары осталык күрсәттеләр һәм, барлык матчларда да җиңү яулап, лаеклы рәвештә Россия чемпионаты җиңүчеләре булдылар. «Бу факт, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, турнирның туктатылуы сәбәпле, 2019-2020 еллар сезонында безнең команданың... Читать дальше...

Дамир Мөхетдинов: Милләтне аерырга теләүчеләр күркәм нәтиҗәгә ирешә алмаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов милләтне аерырга теләүчеләр максатларына ирешә алмаячагын әйтте. «Башкортстандамы, башка җирдәме милләтне аерырга теләүчеләр күркәм нәтиҗәгә ирешә алмаячак. Мондый омтылышлар буш булып калачак», — диде Дамир Мөхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Күптән түгел матбугатта Башкортстан хөкүмәте үзләренең Балтач районында Мишәр тарихи-мәдәни үзәге булдыру турында карар кабул иткәне турында хәбәр таралган иде. Читать дальше...

Башкортстанның Сибай шәһәрендә җырчы һәм укытучы Камил Вәлиев исемен мәңгеләштерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанның Сибай шәһәрендә җырчы һәм педагог, Башкортстанның халык артисты, «Дуслык» һәм «Салават Юлаев» орденнары кавалеры Камил Вәлиев истәлегенә багышланган чаралар узды. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, ул Сибай сәнгать көллиятенә нигез салучы һәм аның беренче директоры була. Шул уңайдан, биредә музей һәм мемориаль такта ачылды. Көллияткә Камил Вәлиев исемен бирүгә багышланган тантаналы концерт узды.

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Джиган запретит дочери Ариеле встречаться с определенной категорией парней



Москва

Танцы, демонстрации и мини-футбол. Как Москва отпразднует Первомай

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net