Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Шулай итеп, 1935, 1949 һәм 1959 елларда туган ир-атлар ковид корбаны булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
4 июньгә булган мәгълүматлар буенча, Covid-19 инфекциясеннән 505 үлем очрагы теркәлгән.