Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2021

Новости за 12.06.2021

Татарстанда боз яву, яшен, көчле җил һәм томан көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла.  Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы (төнлә — урыны белән) яңгырлар фаразлана, кайбер районнарда (Казанда — көндез) яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин. Кайбер урыннарда төнлә томан төшер дип көтелә.  Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектәге җил исә. Төнлә яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18, көндез 17-22 метрга кадәр җитә, диде синоптиклар. Читать дальше...

Казанда Россия көненә багышланган бәйрәм салюты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Россия көне уңаеннан оештырылган чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды. Кремль яр буенда кичке концерт программасы тәкъдим ителде. Биредә Татарстан артистлары, Россия эстрадасы йолдызлары — җырчы Максим һәм Андрей Державин һәм башкалар чыгыш ясады. 22.00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясе өстендә бәйрәм салюты булды. Аны «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда һәм Кремль яр буенда тамаша кылдылар.

Лаеш районы Сабантуеның баш батыры автомобильгә утырып кайтып китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Лаеш районы Сабантуеның баш батыры Лаеш шәһәреннән Руслан Газизуллин булды. Мәйданнан ул яңа «Лада Гранта» машинасына утырып китте.  Районның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Руслан Газизуллин 100 килограммнан артык авырлык категориясендә 14 ел көрәшә. Ул ун тапкыр чемпион булган, ә менә машинаны беренче мәртәбә откан.  «Унынчы мәртәбә батыр калдым, әмма машинада беренче генә китәм әле», — диде 2021 елның абсолют батыры.  Бәйрәмнең мактаулы... Читать дальше...



Алабугада Сабантуй батырына 100 мең сум һәм тәкә бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ» «Алабуга нуры» ). Бүген Алабуга шәһәре ипподромында Сабан туе үтте һәм батырларның исемнәре билгеле булды Илнар Галимов 2021 елгы Сабантуйның абсолют батыры булды. Аңа бүләккә 100 мең сумлык сертификат һәм тәкә бирелде. Яшьләр арасында батыр булып Алексей Щербаков калды. Ул 75 мең сумлык акчалата сертификат һәм тәкә белән бүләкләнде.

Лениногорск Сабан туенда «Аударыш» ярышы булды

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 12 июнь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорск Сабан туенда «Аударыш» ярышы булды. Сабан туенда «Аударыш» бәйгесен халыкка күрсәтү татар атлары үрчетүче фермер Фәрит абый Нәбиуллин тәкъдим иткән. 2019 елда «Аударыш» буенча республика чемпионаты узган иде. Сабантуйда «Аударыш» ярышын карарга халык күп җыелды, димәк, кызыклы, халыкны җәлеп итә торган уен. «Аударыш»ның шартлары мондый: уенда киртә белән әйләндереп алынган мәйданда атка атланган ике батыр көч сынаша. Көндәшен аттан өстерәп төшергән көрәшче уенда җиңүче була. Читать дальше...

Самара өлкәсендә музыкаль бәйгедә Алинә Ибраһимова һәм Айдар Галиев призлы урын алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә «Яшь инструменталистлар» музыкантлар бәйгесендә Шентала сәнгать мәктәбе укучылары Айдар Галиев I дәрәҗәдәге лауреат, ә Алинә Ибраһимова бәйге дипломанты булды. Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, яшь артистлар музыкаль әсәрләр башкарды, рус һәм чит ил композиторлары әсәрләреннән торган төрле жанрдагы һәм стильдәге программа тәкъдим итте. Алар моңа кадәр дә халыкара, Бөтенроссия һәм өлкә бәйгеләрендә җиңгән иде, диелә хәбәрдә.

Рәсим Низамов: Теләчедә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү — табигый күренеш

Tatar-inform.tatar 

(Теләче, 12 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов Теләче Сабантуенда игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләүне табигый күренеш дип атады.  «Теләче районының бөтен байлыгы — авыл хуҗалыгы. Монда нефть тә, газ да чыкмый, шуңа күрә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү табигый күренеш», — диде ул Теләче Сабантуенда «Татар-информ» хәбәрчесенә. Бүген Теләчедә район Сабантуе узды. Мактаулы һәм акчалата бүләкләр тапшыру өчен мәйдан уртасына йөзләгән терлекчене, игенчене чакырдылар. Читать дальше...

Зәйдә Сабантуй гүзәле исемен ике кызга бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», « Зәй-информ », Энҗе Әгъләмова). Зәй Сабантуенда гүзәл исеме өчен көч сынашкан 9 кызның икесе «Сабантуй гүзәле-2021» титулына ия булды. Алар — Имәнлебаш авылыннан Ләйсән Әхмәтҗанова һәм Иске Зәй бистәсеннән Ангелина Кузьмина. Кызларга диңгез буенда ял итәргә юлламалар бирелә, диелә район хәбәрендә.



Лениногорск районында Сабантуйның абсолют батыры билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Бүген Лениногорск районы Сабантуенда абсолют батыр булып Рөстәм Йосыпов калды. Район басмасы хәбәр иткәнчә, бүген дә терлекчелектә, игенчелектә тырышып эшләүчеләрне бүләкләделәр. Биредә милли йортлар эшләде. Балалар өчен төрле уен мәйданчыклары, батут бар иде. Тамак ялгап алу өчен шашлык, пылау, шаурмалар әзерләнде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татар дәүләт фольклор музыка ансамбле, Лениногорскиның үзешчән артистлары чыгыш ясады. Читать дальше...

Чиләбедә Татар милли киеме мода театры ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Чиләбе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова инициативасы белән Көньяк Уралда Татар милли киеме модасы театры эшли башлый. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә,  Чиләбе конгрессф оештырган мода театры татар мәдәнияте эстетикасын күрсәтү мәйданчыгы булачак һәм тарихчыларны, төбәк тарихчыларын, тикшеренүчеләрне, рәссамнарны берләштерәчәк.  Яңа мәдәни проектны Көньяк Уралның Тарих музеенда тәкъдим итәләр. «Мода һәм стиль. Тарих һәм хәзерге... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Сабантуй - республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Бәйрәмдә чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуйның республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәмгә әверелүен әйтте. Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр халкын һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котлап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды. Фәрит Мөхәммәтшин халыкны күпмилләтле бәйрәмгә әверелгән... Читать дальше...

Камал театрында студентларның диплом спектакльләре күрсәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). 14-20 июньдә Камал театрында Казан дәүләт мәдәният институтының татар актерлык курсында укучы студентларның диплом спектакльләре күрсәтеләчәк. Курс җитәкчесе — Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, укытучы — Рамил Гәрәев, сәхнә теле буенча укытучы — Инсаф Абдулла, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте. 15 июньдә булачак «Парковка» һәм 17 июньдәге... Читать дальше...

Түбән Кама Сабантуеның баш батыры билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы Шәңгәлче авылыннан Наил Зәйнуллин район Сабантуеның баш батыры булды. Ул 100 килограммга кадәр авырлыкта көрәште, дип яза НТР-24 сайты. Наил Зәйнуллин ТАНЕКО предприятиесендә эшли. Абсолют беренчелектә икенче урынны Түбән Уратма авылыннан Тимерхан Әмирханов (85 килограммга кадәр), ә өченче урынны «Шинник» спорт комплексы тренеры Алмаз Җиһангәрәев (50 килограммга кадәр) алды. Ярымфиналда үз авырлык категорияләрендә иң көчле дип табылган алты көрәшче катнашты. Читать дальше...

Мәскәүдә коронавирус аркасында яңа чикләүләр игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада эпидемиологик вазгыять начарлану сәбәпле, яңа чикләүләр кертелүен игълан итте. РИА Новости хәбәр иткәнчә, 15-19 июнь көннәрендә шәһәрдә хезмәт хакы саклана торган ял көннәре дип игълан ителде. Әлеге карар ялларда эшләми торган барлык оешма һәм предприятиеләргә дә кагыла. Әмма ул стратегик өлкәгә караган яки шәһәр инфраструктурасы эшен тәэмин итә торган компанияләргә кагылмый.  13 июньнән башлап, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең кимендә 30 процентын... Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда 31 кеше коронавирус йоктыруы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 31 кешедә коронавирус ачыкланган, алар барысы да аралашу юлы белән йоктырылган. «16 пациент хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Казанда 13, Чаллыда 8 кеше авырган. Районнар арасында авыручыларның иң күбе Мөслим районында ачыкланган, монда өч кеше вирус йоктырган. Алабуга һәм Түбән Камада икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш районнарында берешәр кеше авырган.  ... Читать дальше...

Мөслим авылларында бүген Сабантуйлар уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», « Мөслим-информ »). Мөслим районы авылларында Сабан туйлары бара. Мәлләтамак Сабантуенда «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов та авылдашларын тәбрикләде. Биредә язгы кыр эшләрендә катнашкан хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде. Кыр батыры Илнар Сөләйманов, иңнәренә тәкә салып, мәйданны урады. «Бәйрәм халкыбызның милли уеннары белән үрелеп бара. Спорт ярышлары да оештырыла. Уен-бәйгеләрдә балалар һәм яшүсмерләр активлык күрсәтә. Өлкәннәр җырлап-биеп күңел ача», диелә район хәбәрендә.

Россиядә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта булмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Эпидемиологик чикләүләр аркасында, Россиядә 24 июньдә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта узмаячак. Бу хакта акцияне оештыручылар штабы рәистәше Елена Цунаева сөйләде дип яза РИА Новости. «Мондый масштабтагы чаралар буенча Роспотребнадзор керткән чикләүләр элеккечә кала: бу термометрия, дистанция.Әлеге шартларда акцияне оештыру шатлыгы һәм бердәмлек хисе кими», — диде Елена Цунаева.

«Бүген безгә Ильяс җитми. Урыны җәннәттә булсын!..» — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Радик Сабиров). «Чын татар ир-егете нинди булырга тиеш дип сорасалар, Ильяс Галимов сыман егетләрне әйтер идем» — бер ел элек коронавирустан вафат булган танылган көрәшчене искә алу чарасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Узган елның июнь башында Татарстанның атказанган спорт остасы, үз чорының бил бирмәс егете Ильяс Галимовның арабыздан китүе көрәш җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, бәлки бөтен татар дөньясы өчен дә көтелмәгән бер хәл булды. Читать дальше...

Табиб яман шешне тавышка карап ачыклау турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Британия табибы Жан-Пьер Жиннон тавышка карап онкологияне ничек ачыкларга икәнен сөйләде, дип яза РИА Новости. Табиб сүзләренчә, калкансыман биздә яман шеш булганда, тавыш карлыгырга мөмкин. Мондый халәтне игътибарсыз калдырырга ярамый. «Әгәр тавыш карлыкса һәм өч атна дәвамында бетмәсә, табибка мөрәҗәгать итегез», — диде табиб. Шул ук вакытта, гади бактериаль инфекция дә тавышны карлыктырырга мөмкин, диде белгеч. Моннан тыш, Жиннон бугаз янында шеш барлыкка килүгә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Персональные новости
Кубок

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию





Владимир Путин ил халкын Россия көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил халкын Россия көне белән котлады. Бүген Кремльдә дәүләт премияләрен тапшыру һәм хезмәт геройларын бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта РИА Новости яза. «Сезне Кремльдә сәламләвемә шатмын, беренче чиратта бу залда җыелган кешеләрне, илебезнең барлык гражданнарын Россия көне белән котлыйм», — диде Путин тантана башлаганда. Президент әйтүенчә, әлеге дата ватаныбызның хәзерге үсешен генә түгел, ә аның күп гасырлык, өзлексез юлын... Читать дальше...

Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгына багышланган медальләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушевка, «Деловое содружество» эшмәкәрлеккә ярдәм фонды генераль директоры Аббас Аббасовка һәм Россиянең товар җитештерүчеләр союзы президенты Олег Сосковецка «ТАССРның 100 еллыгы» медальләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте. Минтимер Шәймиев кунакларга «Яңарыш» фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча эшчәнлеге турында сөйләде. Читать дальше...

Миңнеханов Казанның Җиңү паркында интернационалист сугышчыларга һәйкәл ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Россия көнендә Казанның Җиңү паркында интернационалист сугышчыларга мемориал ачтылар. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Кадерле ветераннар, сез хәрби бурычны гадел һәм фидакарьләрчә үтәү, хәрби антка чын тугрылык үрнәге күрсәттегез. Безнең өчен илебез тарихының бу сәхифәләрен саклау мөһим. Моны интернационалист сугышчыларга бүген ачылган һәйкәл дә раслый. Аны Россия көнендә — илебезнең төп дәүләт бәйрәмендә ачу да символик мәгънәгә ия», — диде Татарстан Президенты.

Екатеринбургта Татарстан турында фильм күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). 10 июньдә Екатеринбург шәһәренең «Заря» кинотеатрында «Кино за 7 дней» киноальманахын күрсәттеләр. Ул ике ел элек Казанда узган кинофестивальдә катнашкан фильмнардан тора. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә. Бөтен дөньядан җыелган ун профессиональ кинематографистлар командасы Татарстанга килеп, җиде көн эчендә җирле табигать һәм истәлекле урыннар турында берешәр кыска метражлы фильм төшерде. Әлеге эшләргә халыкара жюри бәя бирде. Читать дальше...

Антон Вайно Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Аппараты җитәкчесе Антон Вайно Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады.  «Бөек Ватаныбыз, аның бай һәм героик тарихы, күпмилләтле мәдәнияте, өлкән буынның хәрби батырлыклары һәм хезмәт үрләре, патриотизм традицияләре безне берләштерә, алга барырга һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итә. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телим», — диелә Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов: Россиянең төп казанышы — халыклар бердәмлеге

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Кремль яр буендагы концертта Казан халкын Россия көне белән котлады. Сәхнәдә шәһәрнең хореография һәм вокал коллективлары чыгыш ясады. Алар республикада яшәүче халыкларның үзенчәлеген чагылдырган концерт номерлары күрсәтте. «Безнең һәрберебез дә зур үрләргә һәм бөек җиңүләргә шәхси катнашы булуын тоя. Безнең бөек дәүләтебез гасырлар дәвамында төзелде һәм ныгыды. Россия уникаль тарихи-мәдәни мираска ия. Төп казаныш — ул халыклар бердәмлеге», — диде республика Президенты. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Григорий Лепс

«Я не джентльмен»: Лепс вновь объяснился за инцидент с телефоном фанатки



Москва

Блогер Асхаб Тамаев попал в ДТП около Москва-Сити

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net