Рөстәм Миңнеханов: Россиянең төп казанышы — халыклар бердәмлеге
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Кремль яр буендагы концертта Казан халкын Россия көне белән котлады. Сәхнәдә шәһәрнең хореография һәм вокал коллективлары чыгыш ясады. Алар республикада яшәүче халыкларның үзенчәлеген чагылдырган концерт номерлары күрсәтте. «Безнең һәрберебез дә зур үрләргә һәм бөек җиңүләргә шәхси катнашы булуын тоя. Безнең бөек дәүләтебез гасырлар дәвамында төзелде һәм ныгыды. Россия уникаль тарихи-мәдәни мираска ия. Төп казаныш — ул халыклар бердәмлеге», — диде республика Президенты. Ул 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүне дә әйтте. Шулай ук яр буенда төрле милләт һәм буын кешеләре җыелуын да билгеләп үтте. Чараларда яшьләрнең актив катнашуы да сөендерә «Нәкъ менә яшьләргә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итәргә, шулай ук бөек Россиянең данын арттырырга туры киләчәк», — диде Миңнеханов. Президент Кремль яр буен да карап чыкты, Казан халкы һәм кунаклар белән аралашты, шулай ук өченче хезмәт триместры ачылышына җыелган студентларның хезмәт отрядлары әгъзаларын да сәламләде. Моннан тыш, республика Президенты «Таба» фестивалендә этно-маркетта да булды, Халыклар дуслыгы парадында катнашучылар белән сөйләште.