Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2021

Новости за 30.06.2021

Түбән Камада 34 кеше ВИЧ-статусын тикшерткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама район үзәк хастаханәсе пациентлары үз ВИЧ-статусларын билгеләү өчен, түләүсез аноним тест узган. Мобиль пункт кичә 2нче хастаханәгә керү юлында эшләгән. «Тест для победы» проекты «Новый век» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасының Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Теләге булган һәркем күчмә лабораториядә кан тапшыра алган, тест нәтиҗәләре 2 минуттан әзер булган. Шулай... Читать дальше...

Путинга күрсәтелгән Түбән Кама юлын төзекләндерү эшләре 2022 елда башкарылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты белән турыдан-туры элемтәгә Түбән Кама халкыннан мөрәҗәгать килде, алар Владимир Путинга Чабьинская урамы буенча ремонт таләп иткән юл фотоларын күрсәттеләр. Турыдан-туры эфирдан соң Түбән Кама хакимияте әлеге юл участогының кайчан ремонтланачагы турында сөйләде. Участокның озынлыгы — 630 метр, биредә кайбер чокырларның тирәнлеге 25 сантиметрга кадәр тәшкил итә, дип сөйли шәһәр халкы. «0,63 км озынлыктагы (Вахитов проспектыннан Спорт урамына... Читать дальше...

Татарстанның баш эпидемиологы коронавирустан прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов Covid-19 коронавирусыннан вакцинаның беренче компонентын ясатты. «Коронавирус белән 2020 елның ноябрендә авырттым. Билгеле инде, медицина белешмәсе бар иде, антитәнчекләрне тикшерттем. Коронавируска каршы антитәнчекләр күрсәткече югары булуга карамастан прививка ясатырга булдым», — диде табиб «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә. Дмитрий Лопушов прививка ясату карарын... Читать дальше...



Свердловск өлкәсе укытучылары татар теле һәм әдәбияты курсларында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе базасында Россия Федерациясе субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары уздырыла. Курслар «Полилингвизм шартларында туган тел һәм әдәбият: лингвистик контрастлар һәм методик проблемалар» темасына багышланган. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Көндезге һәм читтән... Читать дальше...

Татарстан нефть-газ форумы 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Ел саен үткәрелә торган Татарстан нефть-газ форумы 31 августтан 2 сентябрьгә узачак. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов форумны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм уздырырга кушты. Ул Татарстан нефть-газ форумы — республика өчен мөһим чараларның берсе булуын әйтте. Форумны оештыручылар материалларыннан күренгәнчә, ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Читать дальше...

Июльнең беренче көнендә Татарстанда көчле яңгыр һәм яшен көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 июльдә Татарстанда һава температурасының акрынлап төшүе дәвам итәчәк. Кабат һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә төбәктә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда көчле яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Көндез урыны белән бераз яңгыр яварга, яшен һәм боз фаразлана. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә җил исәчәк. Читать дальше...

Татарстанда яшь гаиләләрне торак шартларын яхшырту өчен исәпкә кую гадиләштерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда торак шартларын яхшырту өчен яшь гаиләләрне һәм белгечләрне исәпкә кую өчен документлар санын киметергә телиләр. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ТР Яшьләргә торак туры эфиры вакытында хәбәр итте. «Кирәкле документлар җыю процессын гадиләштерү өчен Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды белән берлектә торак шартларын яхшыртуга исәпкә куелуны цифрлаштыру эшен башкардык. Читать дальше...

«Татнефтехиминвест-холдинг» гаммәви компания статусыннан баш тартачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның нефть, газ, химия комплексы эшчәнлеген координацияләүче «Татнефтехиминвест-холдинг» закон буенча гаммәви компания статусыннан баш тартачак. Бу мәгълүмат республиканың рәсми порталында чыкты. Холдингның юридик формасын үзгәртү белән бәйле мәсьәләләрне бүген утырышта компаниянең Директорлар советы әгъзалары карады. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Статусны үзгәртүне холдинг акционерлары үзләренең чираттан тыш җыелышында караячак. Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов кабат «Татнефть» Директорлар советын җитәкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабат «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе итеп сайланды.  компания хәбәрендә. Компания акционерларының еллык җыелышыннан соң беренче җыелышыннан предприятие бюджетының үтәлеше мәсьәләләре каралды, товар-матди кыйммәтләр запаслары белән идарә итү моделе, шулай ук чыгымнар белән идарә итү системасы һәм чыгымнарны оптимальләштерү турында мәгълүмат тыңланды, диелгән компания хәбәрендә. Юридик затлар... Читать дальше...

Мәһдиев Президентның Яшьләр көнен бәйрәм иткән өчен тәнкыйтен гадел дип атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның үз адресына Яшьләр көнен бәйрәм итүдә коронавирус чикләүләрен үтәлмәве турындагы кисәтүне гадел дип белдерде. «Мэрга карата искәрмәләр һәрвакыт яңгырый, өстәвенә, барлык дәрәҗәләрдә — халыктан да, югарырак җитәкчелектән дә. Аларны кабул итү, хаталарны төзәтү — мэр эшенең бер өлеше. Әмма бу кулларны төшерергә сәбәп түгел», — диде шәһәр башлыгы журналистларның соравына җавап итеп. Читать дальше...

Татарстан Президенты Чаллы хастаханәсен проектлауга акча бүлеп бирергә йөкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елга республика бюджетын планлаштырганда Чаллының 5нче хастаханәсен проектлауга чыгымнарны карарга йөкләде. Бу хакта журналистларга Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. «Бездә Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов] белән эшлекле очрашу булды. Без берничә мәсьәлә буенча фикер алыштык, шул исәптән шәһәрнең 5нче хастаханәсе буенча проект эшләрен башлау кирәклеге турында да сүз булды. Президент проект-смета... Читать дальше...

Владимир Путин: Ташламалы ипотека гражданнар һәм базар үсеше өчен уңай роль уйнады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин туры ташламалы ипотеканың гражданнар һәм базар үсеше өчен уңай роль уйнавын әйтте. Күчемсез милек базарында бәяләр үсешен тоткарлау өчен базардагы тәкъдимне арттырырга һәм төзелеш материалларының бәясен күзәтеп торырга кирәк, диде Россия Президенты.  «Ташламалы ипотека, бәяләр артуга һәм инфляциягә карамастан, уңай роль уйнады. Йорт төзү, алынган кредитлар саны кинәт артты», — дип билгеләде Путин. Президент сүзләренчә, әлеге ярдәмнән 500 меңнән артык кеше файдаланган. Читать дальше...

Миңнеханов республикада су янында күмәк ял итү урыннары санын арттырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комлыклар һәм су янында күмәк ял итү урыннары санын арттырырга, шулай ук аларны тәртипкә китерергә тәкъдим итте. Моның өчен ул иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын кулланырга мөмкинлеген әйтте. «Без тәртип урнаштырырга тиеш. Бөтен кеше дә каядыр ялга китә алмый бит. Кешеләрнең күбесе үзләренең бакча кишәрлекләренә һәм табигатькә чыга. Безгә кешеләр тыныч ял итә алырлык урыннар булдырырга кирәк. Моның... Читать дальше...

Казанда мәгариф хезмәткәрләренә белем бирү өлкәсен яхшырту ысуллары тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында «Милли проектлар белән идарә итү: гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм киләчәге» секциясендә «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру юллары каралды. Утырыш ахырында мәгариф идарәсе оешмалары эшен яхшырту юнәлешендә киңәшләр кертелгән резолюция кабул ителде. «Бу резолюция фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә тәкъдим ителәчәк. Бу программалар алга таба да гамәлгә ашырылачак. Аңлашыла... Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы тармагындагы баш белгечләрнең хезмәт хакы аермасы 55 мең сумга җитә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче баш белгечләрнең хезмәт хакы күләме 55 мең сумга кадәр аерыла. «2021 елның 1 кварталында авыл хуҗалыгы тармагында уртача айлык хезмәт хакы 21 184 сум иде. Ул узган елдан 12 процентка арткан. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең 22 проценты уртача күрсәткечтән күбрәк хезмәт хакы бирә. Баш белгечләрнең уртача хезмәт хакы бик төрле. Ул 15 400 сумнан башлап 71 мең сумга кадәр җитә», — дип... Читать дальше...

Путин вакцинациянең ялган сертификатлары турында: Хокук саклау органнары эшли, эзли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Эчке эшләр министрлыгы җәмәгать туклануы учреждениеләрендә булу өчен вакцинация һәм QR-кодлар турында ялган белешмәләргә ихтыяҗның артуы турында мәгълүмат бирде. Хокук сакчылары мондый хезмәт күрсәтүчеләрне эзли. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында әйтте. «Хокук саклау органнары эшли, эзли», — дип ассызыклады ул. Һәм җинаятьнең бу төре бик куркыныч, чөнки кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янау белән бәйле, дип өстәде. Читать дальше...

«Интертат» сайты иң күп укылыш өчен «Татмедиа» җәмгыяте Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Болгар, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Интертат» сайты 2021 елның беренче яртыеллыгында татар телле сайтлар арасында иң күп укылыш өчен «Татмедиа» җәмгыяте Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Интертат» газетасы редакциясе эшен мактап телгә алды. «Рус телле сайтлар да алар белән көндәшлек итә алмый. Алар инде "Татар-информ"ны да тиздән куып җитә. Бары тик татарча гына контент…» — диде Шамил Садыйков. Шулай ук, 2021 елның беренче яртыеллыгында... Читать дальше...

Владимир Путин: Чүп эшкәртү реформасы бер генә минутка да тукталмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин чүп эшкәртү реформасының бер генә минутка да тукталмаячагын әйтте. Владимир Путин тартмалар җитештерүчеләрнең продукцияне юк иткәне өчен җаваплылыгын киңәйтергә тәкъдим итә. «Чүп эшкәртү реформасы — ил күләмендәге зур эш. Бу эш белән совет заманыннан диярлек берәү дә шөгыльләнмәгән (…) Без бу юнәлештә әле беренче адымнарыбызны гына ясыйбыз», — диде Президент туры эфир барышында. Аның сүзләренә караганда, Россиядә ел саен 60 млн тонна чүп җыела. Читать дальше...

Марат Әхмәтов район редакцияләренә 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Болгар, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов район газеталарына 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итте. «Июль башыннан башласак, пилот проект дип күз алдына китерәм. 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итәм. Ел азагында нәтиҗә ясарбыз. Киләсе елга да игълан итәрбез. Тирән өйрәнелгән проект түгел әлегә, экспромт рәвешендә керә. Нигезләмәсен эшләп, районнарга җиткерсәгез иде»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Розенбаум

Певец Розенбаум похвастался возрождением сети советских пивных в Петербурге





Персональные новости
Александр Шохин

Было бы сесть предложено // Александр Шохин с почестями принял на своем съезде Владимира Путина





Владимир Путин: Дәүләт бәяләрнең барлыкка килүен күзәтә һәм тиешле чаралар күрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бәяләрнең барлыкка килүен күзәтүен һәм тиешле чаралар күрүен әйтте. Дәүләт азык-төлек продуктларына бәяләрне артуны туктату чараларын күрә һәм алар үз нәтиҗәләрен бирә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры эфир вакытында әйтте. Азык-төлеккә бәяләр арту — бөтен дөнья тенденциясе. Россия глобаль икътисадның бер өлеше булып тора. Ул бәяләрдә дә чагылыш таба. Президент билгеләвенчә, азык-төлеккә иң зур бәя үсеше узган елда булган. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында боерык имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда эссе һава торышы һәм корылык сәбәпле, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында боерык имзалады. «30 июньнән Татарстанның Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас... Читать дальше...

Стәрлебашта татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Кичә, 29 июнь көнне, Башкортстанның Стәрлебаш шәһәрендә тарихи шәхес — татар иҗтимагый эшлеклесе, ахун, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2нче һәм 3нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасы Мөхәмәтшакир Тукаевка бакыр һәйкәл куелды (скульпторы — Ильяс Галиуллин). Һәйкәл Ягафәр Хисаметдинов һәм Хисаметдин Исмәгыйлевләрнең башлангычы һәм көче белән эшләнелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Сайтта тарихи белешмә дә бирелгән: Стәрлебаш революциягә кадәр үзенең борынгы... Читать дальше...

Путин газ кертү турында: Мэрның дачасында газ бар икән, димәк, торба янәшәдә генә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Президенты Владимир Путин газ кертү турында: «Мэрның дачасында газ бар икән, димәк, торба янәшәдә генә», — диде. Свердловск өлкәсеннән 70 яшьлек пенсионер Президентка участокларга газ кертү мөмкин булмауга зарланды. Аның сүзләренә караганда, утын бик кыйммәт, ә газ баллоннары рөхсәт ителми. «Ничек яшәргә, нишләргә? Миңа 70 яшь, иремә — 74. Янәшәдә генә мэрның дачасы, анда газ кертелгән. Нишлик?», — дип сорады Светлана Култыгина. «Мэрның дачасында газ бар икән... Читать дальше...

Марат Әхмәтов: Газеталарга язылу аз икән, димәк, я эшегез җитми, я сүзегез үтми

Tatar-inform.tatar 

(Болгар, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов район матбугаты җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. «Газеталарга язылу аз икән, димәк, я эшегез җитми, я сүзегез үтми», — диде ул Болгарда милли матбугат җитәкчеләре өчен семинарда. Ул район газеталарында быел икенче яртыеллыкка язылу 116 мең экземпляр булуын, шуның 56 меңе, ягъни 48 проценты татар телендә булуын искәртте. Читать дальше...

Төнлә Азнакай районында бәрелешкән ике машинаның да йөртүчесе үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнге сәгать бердән соң Татарстанның Азнакай районында Каменка торак пункты янында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда Удмуртия номерлары куелган «Лада Приора» һәм Татарстаннан уникенче модельле «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренчә, бәрелешкәч, «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. «Ике машина йөртүчесе дә шунда ук үлгән. Аларның икесенә дә 30 яшь тирәсе», — дип сөйләде авария шаһитлары.

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Как Рыбакиной стать второй ракеткой мира: расклад от WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Педагогов Калмыкии приглашают принять участие в Форуме классных руководителей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Пётр Чайковский

В Клину состоится праздничная программа в честь дня рождения Чайковского



Москва

Более 30 тыс жителей Ленинского округа приняли участие в акции «День добрых дел»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net