Нурлат районында халкыбызның күркәм бәйрәме Сабан туе булды
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булу быел Нурлатта узган Сабантуйда аеруча сизелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәмгә кайткан кунакларны үзәк мәйдан капкасы янында Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин үзе каршы алды. Сабантуйга Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Дәүләт советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Ягудин, Нурлат якташлыгы, Нурлат районында туган күп санлы предприятиеләр җитәкчеләре чакырулы иде. Читать дальше...