Татарстанда тагын 29 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «8 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 20 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус белән авыруның - өч, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Спас районнарында берәр очрагы теркәлгән. Читать дальше...