Түбән Камада милли бизәлешле трамвайлар рейска чыкты
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген шәһәр электр транспорты депосыннан милли стильдә бизәлгән ике үзенчәлекле трамвай маршрутка чыкты. Икенче маршрут буенча йөрүче трамвайлар Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тематикасын чагылдыра. Бүген депода Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, предприятие коллективы катнашында тематик трамвайларны рейска чыгару тантанасы үтте. Бу турыда... Читать дальше...