Азнакайда Сабанчылар ярышында җиңүчеләр ачыкланды
(Азнакай, 3 июнь, «Татар-информ», «Маяк» ). 3 июньдә Азнакайда «Хәмит Мөстәкыймов исемендәге» хуҗалык басуында район Сабанчылар ярышы узды. Анда 20 хуҗалыктан үз эшенең остасы булган механизаторлар катнашты. Ярышларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Ул алдынгы һәм ветеран-механизаторларга, юбиляларга бүләкләр тапшырды. Сабанчылар ярышы районда унынчы ел уздырыла. Анда «ДТ», «Беларусь» тракторларыннан башлап, тулысынча компьютерлаштырылган, көчле егәрле техникалар катнашты. Читать дальше...