Мишустин: Казан КАМАЗда җитештерелгән электробусларны сатып алачак
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан «КАМАЗ» электробусларын сатып алырга планлаштыра. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Чаллыдагы «КАМАЗ» ГАҖ дирекциясендә узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте. «Агымдагы елда КАМАЗ Мәскәүгә 350 данә электробус китертүгә килешү төзеде. Без Сергей Анатольевич Когогин белән бу турыда сөйләштек, һәм ул заказчылар даирәсен киңәйтергә җыена. Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов) Казан берничә электробус сатып алырга җыена диде», — дип белдерде РФ Хөкүмәте башлыгы.