Лаеш районы Сабантуеның баш батыры автомобильгә утырып кайтып китте
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Лаеш районы Сабантуеның баш батыры Лаеш шәһәреннән Руслан Газизуллин булды. Мәйданнан ул яңа «Лада Гранта» машинасына утырып китте. Районның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Руслан Газизуллин 100 килограммнан артык авырлык категориясендә 14 ел көрәшә. Ул ун тапкыр чемпион булган, ә менә машинаны беренче мәртәбә откан.
«Унынчы мәртәбә батыр калдым, әмма машинада беренче генә китәм әле», — диде 2021 елның абсолют батыры. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында район башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бар иде. «Сабантуй кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын һәм елның мул килүенә өмет уятуын чагылдыра», — диде Илдус Зарипов Лаеш районы халкына һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп.