Екатеринбургта Татарстан турында фильм күрсәттеләр
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). 10 июньдә Екатеринбург шәһәренең «Заря» кинотеатрында «Кино за 7 дней» киноальманахын күрсәттеләр. Ул ике ел элек Казанда узган кинофестивальдә катнашкан фильмнардан тора. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә. Бөтен дөньядан җыелган ун профессиональ кинематографистлар командасы Татарстанга килеп, җиде көн эчендә җирле табигать һәм истәлекле урыннар турында берешәр кыска метражлы фильм төшерде. Әлеге эшләргә халыкара жюри бәя бирде. Проектны 2019 елда Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырды. Фильмнарны Франция, Иран, Кытай, Россия, Швейцария, Германия, Чехия һәм Монголия режиссерлары төшерде. Фильм премьерасына җирле татар иҗтимагый оешмалары активистлары килде.