Урман янгыннары куркынычы булу сәбәпле Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада шторм кисәтүе игълан ителде.
1-7 июньдә республикада урыны белән урман янгыннарының югары, ә ерак көнчыгыш районнарда гадәттән тыш югары куркынычы саклана.
Алдарак «Татар-информ» аномаль эсселек аркасында Казан янындагы ял итү урыннарын ябарга мөмкиннәр дип хәбәр иткән иде.