Рөстәм Миңнеханов Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашты
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бүген, Халыкара рус теле һәм Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә булды. Кунакларны үзәк холлында «Духов день» музыкаль сәламләү белән «Оберег» фольклор-этнографик студиясе каршы алды. Шулай ук Президент «Русский народный костюм Казанского Поволжья» күргәзмәсен дә карады. Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская үзәктә уздырыла торган чаралар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, Александр Пушкин иҗатының әһәмиятен билгеләп үтте һәм Рус мәдәнияте үзәге һәм Рус милли-мәдәни берләшмәләренең эше заманча алымнарны һәм гореф-гадәтләрне саклауны берләштерә дип әйтте Татарстан Президенты фикеренчә, хәзер үзәк рус мәдәниятен ярата торган яшьләрне җыю урыны булып тора. Ул быел 30 еллыгын уздырачак «Оберег» этнография студиясе эшчәнлегенә дә уңай бәя бирде.