Миңнеханов республиканың мелиорация комплексын актив үстерергә өндәде
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Куркыныч агрометеорологик шартларда Татарстан хуҗалыкларында чәчүлекләрне саклау һәм ашлау буенча эшләрне көчәйттеләр. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
Министр мәгълүматларына караганда, бүген корылык 26 районда күзәтелә, 6 районда туфракта корылык, 2 районда атмосфера корылыгы.
Аграрийлар терлек азыгы әзерләүне дә дәвам итә. Бүгенгә 181 мең тонна печән (57 процент), 870 мең тонна сенаж (37 процент) әзерләнгән. Узган елдан калган терлек азыгы запасы да бар, әмма аның күләме җитәрлек түгел. Республика районнарының яртысыннан күбрәгендә коры һәм сусыл азык запасы нибары 1-2 айга җитәрлек кенә калган, ә кайбер районнарда запас бөтенләй юк.
Корылык азык культуралары уңышына да тәэсир иткән. 2020 ел белән чагыштырганда бер гектардан 40 центнердан азрак азык җыеп алырга була. Бу тенденция 14 районда күзәтелә. Азык культурасы уңышын саклау өчен кайбер хуҗалыклар чәчүлекләрне сугару эшен интенсив рәвештә башкара.
Терлек азыгы җитмәү бигрәк тә сөт җитештерү хуҗалыкларына көчле тәэсир итәчәк. Сөткә бәяләрне җайга салу өчен авыл хуҗалыгы министры җитештерү предприятиеләре белән озак вакытлы контрактлар төзү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзерге климатик шартлар мелиорация комплексын үстерүне таләп итә. «Киләчәккә үзебезнең зәгыйфь урыннарны билгеләргә, мелиорация буенча тагын ниләр эшләп булганын карарга кирәк. Башка юл юк. Дым саклау буенча эшләргә, корылыкка чыдам сортларны үстерергә һәм сугару системасын мөмкин кадәр ныграк кулланырга кирәк. Бу бик әһәмиятле», — диде Президент.