Татарстанда торак төзү буенча план 48,5 процентка үтәлгән
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда торак төзү буенча план бүгенгә 48,5 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Министр мәгълүматларына караганда, 1 млн 294 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган елгы күләмгә туры килә. Максималь үтәлешкә (73,7%) индивидуаль торак төзелеше кысаларында ирешелгән: еллык планда булган 8 мең 330 йортның 6 мең 144е инде тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 280 мең квадрат метрлы 161 күп фатирлы йорт тапшырасы калган, аларның 99 мең квадраты — 80 йорт тапшырылган. Тагын 41 йорт тапшырылуга әзерләнә. Коммерцияле төзелешкә торак төзелеше еллык планының якынча яртысы туры килә: 1 млн 265 мең квадрат метр яки 164 күп фатирлы йорт. Төзелеп килә торган 99 йортның 50се әзерлекнең югары стадиясендә, 32 йорт уртача әзерлектә (30-70%), 17 йортның әзерлеге өчтән бер өлеш (30%ка кадәр) дип бәяләнә. Аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү программасында быел 741 гаилә катнаша. 4 категориягә караучыларның иң күбе — ятим балалар, аларга 636 торак бирү планлаштырыла. 17 муниципаль берәмлектә 211 торак сатып алу буенча Дәүләт торак фонды белән дәүләт килешүләре төзелгән инде. «Яшь гаилә» категориясенә быел 49 гаилә кергән. Аларга субсидия түләү өчен акча (якынча 69 млн) муниципалитетларга тулы күләмдә күчерелгән. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 28 күп балалы гаилә торак алырга тиеш. Мәҗбүри күченүчеләр категориясе вәкилләренә, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр категориясенә 4 сертификат бирелгән, аларның икесе гамәлгә ашырылган инде. Быел шундый 9 кеше бар.