Мәскәү мәчетләрендә QR-кодлар кертелергә мөмкин
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы мәчеткә йөрүчеләр өчен QR –кодлар куллану турында дини нәтиҗә чыгарырга мөмкин, әмма хәзерге вакытта гыйбадәткә йөрүчеләр арасында әлеге кодлар мәчеткә керү өчен кулланылачак дигән курку юк. Бу хакта Мәскәү мөфтие, голәмәләр шурасы рәисе урынбасары Илдар Аляутдиновка сылтама белән РИА Новости яза. «Хәзерге вакытта мәчеткә йөрү өчен QR-код кертү уңаеннан мәхәллә кешеләренең борчылуын сизмибез. Без бу мәсьәлә белән очрашмадык әле, хөкүмәттән күрсәтмәләр һәм киңәшләр алмадык. Тик без башкалада коронавирус белән бәйле вазгыятьнең начарлануын аңлыйбыз. Бәлки, өстәмә чикләүләр кертелер, бәлки, дини бәяләмә әзерләрбез», — диде мөфти. Мөфти әйтүенчә, барлык эшләрдә дә Аллаһның зирәклеген һәм юмартлыгын күрә белү мөһим. «Кыямәт көнендә, һәрберебез үз сүзләребезгә һәм эшләребезгә хисап бирәчәк», — диде Аляутдинов.