Россиядә «Спутник Лайт» вакцинасын ясатырга була
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). «Спутник Лайт» вакцинасының беренче серияләре гражданлык әйләнешенә кертелде. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости яза.
«Кичә контроль этабы төгәлләнде. Июнь ахырына кадәр якынча 2,5 млн доза гражданлык әйләнешенә чыгачак, җитештерү күләме арттырылачак». — диде ул.
Министр әйтүенчә, препаратны ревакцинация һәм авырган кешеләргә вакцина ясау өчен кулланачаклар.
Коронавируска каршы вакцинация Россиянең бөтен төбәкләрендә дә уздырыла. 2020 елның августында Сәламәтлек саклау министрлыгы ковид профилактикасы өчен Гамалея исемендәге фәнни үзәк җитештергән дөньядагы беренче вакцинаны теркәде. Ул «Спутник V» дип аталды.
Шулай ук Россиядә коронавирустан Роспотребнадзорның «Вектор» үзәге «ЭпиВакКорона» һәм Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге үзәге «КовиВак» вакциналарын да җитештерде. Май башында «Спутник Лайт» дип аталган дүртенче вакцинаның теркәлүе турында билгеле булды.