Мамадышның Югары Кыерлы авылында Сабантуйда баш батырга мини-трактор бирәчәкләр
(Мамадыш, 26 июнь, «Татар-информ», « Нократ »). 3 июльдә, 12.00 сәгатьтә Мамадыш районының Югары Кыерлы (Верхний Берсут) авылында узачак. Сабан туенда көрәш батырларына кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Оештыручылар абсолют батырга мини-трактор вәгъдә итә. Көрәш 85 килога кадәр һәм аннан авыррак егетләр арасында узачак. Беренче урынны алган батырга 35 мең, икенче урынга чыгучыга 25 мең һәм өченче урынга ия булган батырга 15 мең сум акча биреләчәк. Абсолют батырга мини-трактор һәм зур тәкә бүләк ителәчәк. Бәйрәм килүчеләргә Илсөя Бәдретдинова концерты тәкъдим ителәчәк.