Көрәш буенча дөнья чемпионатында абсолют батырга машина бүләк иттеләр
(Саба, Миңгәр, 26 июнь, Энҗе Габдуллина). 26 июнь көнне Миңгәр авылында узган көрәш буенча дөнья чемпионатында төп бүләк — машина тапшырдылар.
Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионатының абсолют батыры булып, Әзербайҗанның көрәшчесе Фейзиев Джемал танылды. Ул 130 кг нан югары үлчәү авырлыгының финалында, 7:1 исәбе белән, Россиядән Сергей Павликны отып чыкты.
Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов Сергей Павлик белән Джемал Фейзиевның алышын иң матуры дип атады һәм чемпионга «Лада Гранта» машинасының ачкычларын тапшырды.