Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бер очрак читтә, калганнары аралашу юлы белән йоктырылган. «15 пациент хастаханәдә, 21 кеше өйдә дәвалана», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда 15, Чаллыда 15, Бөгелмә районында 2, Югары Ослан, Биектау, Минзәлә, Тукай районнарында берешәр кеше авырган. Республикада барлыгы 22 286 коронавирус очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 20 069 кеше терелгән, узган тәүлектә 58 кеше дәваланып беткән. Узган тәүлектә вакцинация буенча яңа рекорд куелды — 11 782 кеше вакцина ясатты. Барлыгы 502 659 вакцинация узган, аларның 365 421е икенче прививканы ясаткан.