Хөкүмәт балаларга һәм йөкле хатын-кызларга пособие түләү өчен акча бүлеп бирде
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте 8-17 яшьлек балаларга һәм иртә срокта медицина оешмаларына исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга айлык пособие түләү өчен акча бүлеп бирүне хуплады. РИА Новости хәбәр итүенчә, проектны әзерләү йөкле хатын-кызларга һәм балаларга түләнә торган пособиеләрне финанслау зарурлыгына бәйле. Шулай ук Россиянең Хезмәт министрлыгына йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларның һәм 8-17 яшьлек балаларның айлык пособиеләрен алу мөмкинлеге турында мәгълүмати-аңлату эшен оештыруны һәм үткәрүне тәэмин итү йөкләнде.