Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ковидтан прививка ясатырга теләүче кешеләр артты
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируска каршы прививка ясатырга теләүче кешеләр арткан. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов әйтте. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, коронавирус вазгыяте киеренке һәм республикада авыру йоктыручылар саны арта. Сәламәтлек саклау министрлыгы моңа әзер: урыннар фонды әзерләнгән, медицина оешмалары кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән, диде Президент. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте яза. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген коронавирустан саклануның ике ысулы бар: гамәлдә булган эпидемиягә каршы чараларны катгый үтәү һәм вакцинация. «Бүген кешеләрнең фикере үзгәрә башлады. Көненә 10-11 мең кеше прививка ясата башлады. Вакциналар бар, пунктлар эшли. Барлык шартлар да тудырылган», — диде Татарстан Президенты.