Мәскәүнең Көнчыгыш музеенда Мәккә һәм Мәдинә сурәтләнгән шамаилләр күргәзмәсе ачылды
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Дәүләт Көнчыгыш музеенда «Изге урыннар образы. Мәккә һәм Мәдинә – ислам рәсем сәнгате һәйкәлләрендә» дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Экспозициядә Мәскәү, Казан, Новосибирск һәм Ялтадагы коллекцияләрдә сакланучы XVIII-XIX йөзләргә караган ислам кулъязмаларының моңарчы билгеле булмаган миниатюраларын, шулай ук Көнчыгыш музее, Казан җыелмалары һәм Мәрҗани фонды коллекцияләреннән алынган татар, һинд һәм Пакистан шәмаилләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган һәм «Ватан тарихы» фонды ярдәмендә үткәрелә. Ул ислам сәнгатендә сурәтләү традицияләренең үзенчәлеген, Мәккә һәм Мәдинә кебек изге шәһәрләрнең образлары чишмә башын чагылдыра. Күргәзмәдә Мәрҗани фонды, Россия дәүләт китапханәсе, Казан федераль университетының Фәнни китапханәсе, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Дәүләт фәнни-техник китапханәсе, Ялта тарихи-әдәби музее, Россия Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Фәнни китапханәсе, Д.Г.Бурылин исемендәге Иваново дәүләт тарихи-туган якны өйрәнү музее, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Төзелеш һәм архитектура буенча үзәк фәнни-техник китапханә катнаша. Күргәзмә 10 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Адресы: Никитский бульвары, 12а.