Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«18 кеше хастаханәгә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, биредә 23 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус белән авыруның 13 очрагы, Тукай районында өч, Зәй һәм Спас районнарында икешәр, Азнакай, Арча, Биектау, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
29 августка Татарстанда пандемия башланганнан бирлеге «коронавирус инфекциясе» диагнозы барлыгы 25 368 тапкыр куелган. Бу чорда республикада барлыгы 22 248 кеше (узган тәүлектә — 3 кеше) коронавиру белән авырып терелгән.