Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 12.10.2020

Әлмәт районында фермада кояш энергиясе белән суҗылыткычлар кулланалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт районында фермада кояш энергиясе белән суҗылыткычлар кулланалар. Бу турыда Т атарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте х әбәр итә. Әлмәт муниципаль районында Слесаревлар крестьян-фермерлык хуҗалыгы 2018 елда «Гаилә терлекчелек фермасы» программасы буенча 1 млн сум күләмендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды. Слесаревларның гаилә фермасы — авылда да акча эшләп булуга ачык мисал. Бүген фермерлар эре мөгезле терлек һәм кош-корт үстерүдән тыш... Читать дальше...

Түбән Камада «Милләтләр кроссы»нда 8 мең кеше катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бу ялларда Түбән Кама унөченче тапкыр «Милләтләр кроссы» бөтенроссия акциясенә кушылды. Шәһәр һәм районның 8 меңнән артык кешесе дистанциягә чыкты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шартлар чикле булуга карамастан, массакүләм йөгерешләрдә катнашырга теләүчеләр саны кимемәде. 11 октябрьдә исә Түбән Камада йөгерергә яратучылар Казан марафонында катнаштылар, алар 21 һәм 42 км ераклыкка йөгерделәр.

Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә иҗади сезон ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә иҗади сезон ачылышы узды. Үзәктә шөгыльләнә торган җыр һәм бию коллективлары җитәкчеләре һәм әгъзалары өчен традициягә әверелгән бу чара, Мәскәүдәге катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, тар даирәдә үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Чарада Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов, Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов чыгыш ясады. Читать дальше...



Хирург Камил Кадыров: Яшәү шатлыгы - башкаларга булышуда - «Идел»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», «Идел» , Мөршидә Кыямова). «Үзең янганда башкаларга яктырт!» Бу сүзләрне Гиппократ моннан безнең эрага кадәр әйтеп калдырган. Табиб — иң борынгы һөнәрләрнең берсе, әмма аларның абруе бер заманда да кимемәде. Ак халат ияләренең хезмәте безгә ни дәрәҗәдә мөһим икәнен соңгы вакытта аеруча яхшы аңладык. Казан егете, яшь хирург Камил Кадыров иң катлаулы өлкәләрнең берсе — йөрәк кан тамырлары хирургиясе кафедрасы табибы. Ул хәзерге вакытта Республиканың балалар клиник хастаханәсендә практика уза. Читать дальше...

Зәй, Апас һәм Бөгелмә районнарында шикәр чөгендерен җыеп бетерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр. Шикәр чөгендере чыгаруны шулай ук Апас һәм Бөгелмә районнары да төгәлләгән. Финиш сызыгында — Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районнары. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте. Зәй районында татлы тамыр җыюга 12 августта керешкәннәр иде. 9101 гектар мәйданда 442,5 мең тонна чөгендер җыеп алдылар, уңдырышлылык — 486 ц/га. Кырларда «Ропа Тигр» маркалы 12 чөгендер җыю комбайны һәм 3 «Ропа Маус» чөгендер төягече эшләде.

Камил Сәмигуллин Тәлгат Таҗетдин һәм Әлбир Кргановны туган көннәре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдә шәйхелислам, Россия югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин туган көнен билгеләп үтә. 10 октябрьдә мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов туган көне иде. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин аларны бәйрәм белән котлады. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенә котлау сүзләрендә... Читать дальше...



«Алмачуар» повесте буенча фильмның Казахстандагы өлешен төшерү төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Казахстанда Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча Казахстан-Татарстан фильмын төшерү төгәлләнде. Бу хакта «Татаркино» оешмасы хәбәр итә. «Көкбозат» — фильмның эш исеме, сценарийны Бекболат Шекеров (Казахстан) язган, режиссеры Юлия Захарова (Татарстан). Фильмны төшерү 15 сентябрьдә башланды. Коронавирус пандемиясе аркасында килеп туган авырлыкларга карамастан, Татарстаннан режиссер һәм төп рольләрнең берсен башкаручы — Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова Казахстанга бара алган. Читать дальше...

Легендар табиб Татьяна Емелина вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Татарстанның атказанган табибы Татьяна Емелинаның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша. Ул мәрхүмәнең сеңлесе Анна Емелина исеменә телеграмма юллаган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Институт эскәмиясеннән үк хәрби-кыр хирургы буларак фронтка китеп, Татьяна Андреевна йөзләгән кешене коткарды, ә соңрак туган республикасының сәламәтлек саклау өлкәсен камилләштерүдә фидакарь хезмәт куйды»... Читать дальше...

Финанс министрлыгы 6,5 процентлы ташламалы ипотека бирү вакытын озайтырга тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы яңа төзелә торган йорттан фатир алу өчен 6,5 процентлы ташламалы ипотеканы киләсе ел ахырына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Бу хакта федераль министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә «6,5 процентлы ташламалы ипотека программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту тәкъдим ителә. Бу программа буенча кредитлар бирүне 900 млрд сумнан 2,8 триллион сумга арттыру планлаштырыла», — диелә хәбәрдә. Профильле ведомство төзегән проект карарын турында җәмәгатьчелек фикер алышсын өчен... Читать дальше...

13 октябрьдән Казан дәүләт медицина университеты дистанцион укытуга күчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты иртәгә, 13 октябрьдән, дистанцион белем бирүгә күчә. Бу хакта югары уку йортының студентлар матбугат үзәгенең «Вконтакте» төркемендә хәбәр ителә. Төркемдә уку йорты ректорының боерыгын куйганнар. «2010 елның 13 октябреннән 25 октябренә кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының бөтен биналарында да яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, махсус санитар-эпидемиологик режим кертергә», — диелгән документта. Читать дальше...

Коронавирустан ялган тестлар саткан Чаллы кешесен хөкем итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Чаллыда яшәүче ир-ат коронавирустан ялган тестлар саткан өчен суд каршына басты. Җинаять эшен карау бүген Казанның Вахитов районы судында башланды. Гаепләнүче — 33 яшьлек Ильвир Әхмәтҗанов. Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, афера быелның июнь аенда, сатып алучы булып кыланган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренә тестлар партиясен сатарга җыенганда ачыклаган. «Әхмәтҗанов интернетта потенциаль сатып алучыга COVID-19 диагностикасы өчен тестлар җыелмасы алырга тәкъдим иткән. Читать дальше...

Түбән Новгород өлкәсендә автобус тукталышында атышта өч кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Новгород янында автобус тукталышында атышта өч кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте. Фаҗига бүген, Большеорловский бистәсендә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, билгесез яшь егет автобус тукталышына аткан. Нәтиҗәдә өч кеше һәлак булган, тагын өч кеше яраланган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Матбугатта чыккан мәгълүматларга караганда, атышны 18 яшьлек егет оештырган. Җинаятьченең үзе белән рюкзагы һәм коралы булган. Читать дальше...

Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак өчен Татарстанга 20 млн сум бүлеп бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен Россия хөкүмәте 20 млн сум акча бирәчәк. Бу максатларда Россия төбәкләренә барлыгы 1 млрд сум каралган. Әлеге карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан. «Татарстан Республикасына — 20169,3 мең сум», — диелгән документта. Иң күп сумма Санкт-Петербургка (134812,7 мең сум), Ростов өлкәсенә (103006,5 мең сум), шулай ук Башкортстанга (100173,9 мең сум) биреләчәк. Гомуми сумма — 1,046 млрд. Читать дальше...

КФУ профессоры Казанда әбиләр чуагы төгәлләнү вакытын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 18 октябрьдән соң Казанда температура төшү һәм явым-төшемнәр фаразлана. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте. Профессор әйтүенчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, алдагы көннәрдә Казанда уңайлы, октябрь өчен гадәти булмаган һава торышы сакланачак. Бу атнада иң җылы көн чәршәмбе булачак: төнлә һава температурасы 7, ә көндез 18 градуска кадәр җылыначак. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны туксанга җитте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. «12 октябрьгә Татарстанда коронавирустан вафат булуның 90 очрагы теркәлде», — диелә хәбәрдә. Казанда яшәүче 1946 елгы ир-ат ике яклы пневмония диагнозы белән Республика клиник инфекцион хастаханәсенә китерелгән була. Пациентның хәле хроник авырулар кискенләшү аркасында катлауланган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыклаганнар. Читать дальше...


Музыкальные новости
Баста

Поклонник Басты сделал предложение девушке на концерте рэпера в Новосибирске





Персональные новости
#123ru.net

Прояснение причин СВО. План улучшения отношений. И дополнительно: "При чём здесь Ленин?"





«Безнең мирас» журналының яңа саны ТАССРга нигез салучыларга багышланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). «Мирас» журналы яңа санын ТАССРга нигез салучыларга, күренекле татар галимнәренә һәм сәнгать әһелләренә багышлаган. Укучы узган гасырның 20 нче еллары һәм республикага нигез салучыларның берсе Мирсәет Солтангалиевнең, язучы Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, уңышлары һәм җиңелүләре белән таныша алачак. Журнал авторлары әйтүенчә, «Без кем булачакбыз?» дигән сорауга җавап табу өчен, башта кем булганыбызны белергә кирәк. Шуңа күрә яңа санны Татарстанда яшәгән бөек кешеләр мирасына багышлау карары кабул ителгән. Читать дальше...

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов мәрхүм Иосиф Кобзон кабинетында эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Олег Морозов Мәскәүдә Охотный рядтагы бинада мәрхүм Иосиф Кобзон кабинетында эшләячәк. Бу хакта ул үзенең Instagram аккаунтында язган. «Думадагы эш урыным. Минем дустым һәм көрәштәшем, бөек Иосиф Кобзон кабинеты. Аның вафатыннан соң ул буш торган иде. Әгәр Иосиф Давыдовичның рухы монда булса, димәк, ул миңа ярдәм итәчәк. Кобзон исән вакытында да шундый иде», — дип язган Олег Морозов. Татарстаннан экс-сенатор Олег... Читать дальше...

Ата-аналарны чыгарылыш имтиханнары турында бөтенроссия очрашуына чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»).19 октябрьдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музеав әти-әниләр белән бөтенроссия очрашуы уздырачак. Киләсе елда булачак Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру турында сорауларны Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә җибәрә алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә. «Очрашуда Рособрнадзор башлыгы һәм ведомство белгечләре 2020-2021 елда Бердәм... Читать дальше...

Татарстанның сәламәтлек саклау легендасы Татьяна Емелина йөзенче яшендә вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Йөзенче яшендә Татарстан сәламәтлек саклау легендасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелина вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Татьяна Андреевна 20 яшендә фронтка китә. Ул Ленинград, Курск дугасындагы сугышларда, Украина, Молдавия, Польша һәм Германияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң үзен компетентлы, тәҗрибәле белгеч, чиксез тугры табиб һөнәренә таләпчән, принципиаль, энергияле һәм оста җитәкче буларак таныта. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Московской области прошел чемпионат Центрального округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина заявила, что скучает по России, но пока не может приехать


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черного моря до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

Певец Розенбаум похвастался возрождением сети советских пивных в Петербурге



Москва

Собянин: Москва завершает переход на новый стандарт экстренной медпомощи

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net