123ru.net
World News in Tatar
Добавить новость

Новости за 30.10.2020

Иртәгә Татарстан халкын ярминкәләргә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 31 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Алар иртәнге сәгать алтыдан эшли башлый. Бу турыда министрлык хәбәр итте. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр... Читать дальше...

Владимир Путин Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Төркиянең Измир провинциясендә көчле җир тетрәү сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта Кремль сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Хөрмәтле президент әфәнде, Измир шәһәрендә көчле җир тетрәү сәбәпле, кешеләр үлеме һәм биналар җимерелү белән бәйле кайгы уртаклашу белдерәм», — диелгән телеграммада. Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу... Читать дальше...

Татарстанда ноябрь башында карлы яңгыр явар һәм 6 градус җылы булыр дип фаразлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Һава температурасы +8 градустан күтәрелмәячәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Иртәгә республика төньяк циклон атмосфера фронты йогынтысында булачак. Шуңа күрә Татарстан территориясендә явым-төшем көтелә, көндез һава температурасы +8 градус булачак. Ноябрьнең беренче көнендә җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин, атмосфера басымының артуы көтелә. Читать дальше...




Со следующей недели в селах Нурлатского района начнутся сходы граждан по самообложению

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Начиная с прошлого года, вопросы сбора средств самообложения жители сел решают не на референдумах, а на сходах. Для удобства людей их проводят в каждом селе и поэтапно.

«Ак Барс» хоккейчылары, уен башында 0:3 исәбе белән оттырып, ахырда җиңү яулый алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасына каршы уйнады. Матчта 5:3 исәбе белән Казан командасы җиңде. Беренче период. Өченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Сибирь» һөҗүмчесе Виктор Комаров исәпне ачты (0:1). Бишенче минутта «Ак Барс» күпчелектә алка кертте, тик Артём Галимовның алкасы исәпкә алынмады, видеокабатлаудан соң капкачыга комачау ителгәне ачыкланды (0:1). Читать дальше...

Язмыш аларны кырык елдан соң гына очраштыра - «Сөембикә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», «Сөембикә» , Чулпан Галиәхмәтоа). Ул елны март буранлы килә. Унысыннан башланган күз ачкысыз буран атна буе тынмый. Районга түгел, күрше авылга бару да олы бер мәшәкатькә әйләнә. Розаның тулгагы сайлау көнне көтмәгәндә башлана. Әле җиденче ае гына киткән була. Аның игезәк балалар көткәнен беркем дә белми. Карынында сабыйлары тибенә башлагач, үзе тотып карый-карый аңлый ул анда ике җан барлыгын. Игезәкләр шулай ашыга микән? Берсеннән-берсе кечкенә ике сабыен калдырырга өйдә кайнанасы да юк. Читать дальше...



Шәймиев «мехфак» укытучыларына: Сез җилкәнсез авыл балалаларын җилкәнле иттегез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан дәүләт аграр университеты Механизация һәм техник сервис институтының 70 еллыгына котлау хаты юллаган. Аны бүгенге тантаналы чарада укыдылар. Минтимер Шәймиев 1959 елда үзе шушы югары уку йортын тәмамлап, инженер-механик квалификциясен алган. «Хөрмәтле укытучыларыбыз, галимнәребез, сез җилкәнсез авыл балаларын җилкәнле иттегез, киләчәгебез юлларына маяклар куеп, безгә белем биреп, җитди тормыш юлына бастырдыгыз. Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Җир хартиясе нигезләмәләрен Татарстан беренчеләрдән булып гамәлгә ашыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Татарстан — Яңа Гасыр» иҗтимагый хәрәкәте оештыруында «Җир хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый әһәмиятле инициативалар» фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан — Яңа Гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Хартия нигезләмәләрен Татарстан беренчеләрдән булып гамәлгә ашыра башлавын әйтте. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Нәкъ менә безнең республиканың 2001 елда рәсми рәвештә... Читать дальше...

Төркиядә җир тетрәү сәбәпле, мөфти Равил Гайнетдин кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә көчле җир тетрәү аркасында кешеләр һәлак булуга бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләре шурасы исеменнән һәм шәхсән үзем Төркия Республикасының бөтен халкына, Сәфәрихисар һәм Измир шәһәрләрендә табигый катаклизмнар нәтиҗәсендә... Читать дальше...

Баулы районында шәхси йортта ир белән хатын ис газы белән агуланып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Баулы районында мичкә артык ягу сәбәпле, ир-ат белән хатын-кызга ис тигән. Өйдә аларның мәетләре табылган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ис газы белән агулану турында ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 16.30 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Бу хәл Баулы районының Шәмәй авылында булган. Нәриманов урамындагы шәхси агач йортта 58 яшьлек йорт хуҗасының һәм аның белән бергә яши торган хатынның мәетләре табылган. Читать дальше...

Татарстанда октябрьнең соңгы көне болытлы һәм яңгырлы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар Татарстанда октябрьнең соңгы көне болытлы һәм яңгырлы булыр дип фаразлый. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин», диелгән синоптиклар хәбәрендә. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -1 градустан алып +4 градуска кадәр була. Көндез +3 градустан +8 градуска кадәр җылыта.

Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләренең аудио язмасын «Азан» радиосыннан түләүсез алып була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы сөекле Пәйгамбәребезнең  туган көне — Мәүлид уңаеннан тыңлаучыларына бүләк әзерләде. Татар һәм рус телләрендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмаларының аудиоверсияләрен теләгән һәркем бушлай күчереп алырга мөмкин. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте. Аудиоязмалар  azan.fm  радиостанциясе сайтында урнаштырылган. Фундаменталь хезмәтләрнең аудиоязмалары... Читать дальше...

Башкортстанның халык артисты Ратмир Бәдретдинов вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстанның халык артисты, «Байык» телепроектның жюри рәисе Ратмир Бәдретдинов 88 яшендә вафат булган. Артистның хезмәттәшләре сүзләренчә, ул хастаханәдә пневмониядән дәваланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Ратмир Бәдретдинов 1931 елның 15 ноябрендә БАССРның Мәчетле районында туган. Танылган мәдәният эшлеклесе, халыкның бию традицияләрен саклаучы, башкорт хореография биюен сәхнәгә куючы артистларның берсе. Ул хезмәт эшчәнлеген Башкорт дәүләт халык бию ансамбле солисты буларак башлаган. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мишустинның эшче төркем җитәкчеләре белән очрашуында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының төрле юнәлешләр буенча эшче төркем җитәкчеләре белән киңәшмәдә катнашты. Очрашуны видеоконференция режимында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин уздырды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәдә катнашучылар 2024 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына илкүләм максатларга ирешүнең бердәм планын гамәлгә ашыру, сәламәтлек саклау системасын камилләштерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү... Читать дальше...



Артем Хохорин һәм Илдус Нәфыйков Кукмарада зыян күргән полицейский янында булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Кукмарада һөҗүм вакытында зыян күргән полиция хезмәткәре янында хастаханәдә булды. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Полиция кече лейтенанты Ленар Әһлиуллин Кукмарада полиция бүлегенә һөҗүм иткән 16 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганда җәрәхәтләнгән. Артем Хохорин полицейскийның хәле белән кызыксынды, аңа кыюлыгы һәм профессиональлеге өчен рәхмәт әйтте. Читать дальше...

Камил Сәмигуллин: Татарстан мөселманнары терроризм һәм экстремизмга кискен каршы тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмдагы үзенең рәсми сәхифәсендә Кукмарадагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп, республика мөселманнарының тетрәнүен һәм терроризм һәм экстремизмның теләсә нинди чагылышына һәм рәвешенә кискен каршы торуын әйтте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Тумышы белән Алтай өлкәсеннән чыккан, Татарстанга килеп урнашканчы Удмуртия һәм Башкортстанда яшәгән бер яшүсмер, җимергеч идеологиягә ияреп... Читать дальше...

Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә 6,8 балл магнитудалы җир тетрәү булды

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 30 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бүген Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә көчле җир тетрәү булды. «Кандилли» дәүләт обсерваториясе һәм Җир тетрәүләрне тикшеренү институты магниутда шкаласын 6,8 балл дип белдерә. Афәтләр һәм гадәттән тыш хәл идарәсе «Хөррият» газетасына Сәфәрихисарда дүрт кешенең гомере өзелүен, 120 кешенең тән җәрәхәте алуын хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә Сәфәрихисар халкы диңгездә цунами барлыкка килүен яза.  Төркиянең Афәтләр һәм гадәттән тыш хәл идарәсе җир... Читать дальше...

Мисырдан килгән нәшидче Мостафа Атиф Болгарда клип төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Мисырның Каһирә шәһәреннән килгән, нәшидләр җырлап танылган Мостафа Атиф Болгардагы Ак мәчет янында клип төшергән. Башкаручы Татарстанга Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне — Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә катнашу өчен килгән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Ул, Болгар ислам академиясе комплексында төзелгән мәчет архитектурасының матурлыгыннан илһамланып, Россиядә Хәнәфи мәзһәбе буенча алып барылган исламның тарихи бишеге булган Болгарда алган тәэсирләре нәтиҗәсендә... Читать дальше...

Новости там, где Вы



Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.