Казанның Урицкий паркында күгәрченнәрнең күпләп үлү сәбәбе билгеле булды
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Октябрь аенда Казанның Урицкий паркында күгәрченнәрнең күпләп үлүе турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә янә ыгы-зыгы куптарды. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әлеге вазгыятькә ачыклык керттеләр. «Күгәрченнәрнең күпләп үлү сәбәбе – кошларның ашлыкны артыгын ашавы белән бәйле. Бу – ел саен була торган күренеш. Әлеге урыннан ерак түгел генә – Хлебозаводская урамында – ашлык кабул итәләр. Күгәрченнәр аны ашый, үзләре яшәгән урынга – паркка кайта һәм су эчә. Читать дальше...