Питрәч районы җирле «Ак калфак» оешмасына яңа җитәкче сайладылар
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районы җирле «Ак калфак» оешмасына яңа җитәкче сайладылар. Җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан Питрәчнең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гатиатуллина сайланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышта шулай ук эш планнары билгеләнде. Татар милләтенең йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен тергезү, тарихын өйрәнү... Читать дальше...