Омскиның татар укытучылары шәһәрнең бер мәктәбендә дә татар теле укытылмауга борчыла
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 10 октябрь көнне Омскида нәшер ителә торган «Татар дөньясы» газетасы редколлегиясе татар милләтеннән булган укытучыларны түгәрәк өстәлгә жыйды. Чәй өстәле артында җылы сөйләшү, үзара аралашу, өч сәгатьтән артык булды. Әңгәмә барышында укытучылар бертавыштан Омскиның бер мәктәбендә дә татар теле укытылмавына зур борчылу белдерделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Укытучылар шәһәрнең татарлар тупланып яшәгән районнарында татар теле дәресләре... Читать дальше...