(Питрәч, 28 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , Люция Сираҗиева). Питрәч районы Белкино авылында хәйриячеләр һәм җирле халык акчасы хисабына яңа часовня төзелде. Белкинода объект авылга керү юлында урнаштырылган. Шушы көннәрдә аның тантаналы ачылышы булды. Часовняны изгеләндерү йоласын Павел атакай авыл халкы, меценатлар һәм инициаторлар катнашында үткәрде. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Авылда, нигездә, пенсионерлар яши. Өлкән яшьтәге Галина Волкова, часовня барлыкка килүгә барысының да шат булуын билгеләп үтте. Читать дальше...
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Алабуганың коронавиурс белән авыручылар госпиталендә 84 пациент дәвалана, 28 кеше — кислород терапиясендә. Бу турыда Алабуга Үзәк район хастаханәсе мәгълүматларына сылтама белән «Новая Кама» газетасы хәбәр итә. «Бер көндә госпитальгә 15-20 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә», — дип хәбәр иттеләр Үзәк район хастаханәсендә. Алабуга шәһәрендә һәм районда яшәүчеләрне социаль дистанция сакларга, битлек кияргә, кулларны яхшылап юарга, кеше күп җыела торган урыннарга бармаска... Читать дальше...
Ике илдә дә чикләүләр бер ай дәвам итәчәк. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары әлегә эшен дәвам итә.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елда осповакцина нигезендә булдырылган сөт бизе яман шешеннән препарат клиник сынау уза башлый. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Химик биология һәм фундаменталь медицина институты директоры урынбасары Владимир Рихтерга сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Сентябрьдә без Сәламәтлек саклау министрлыгына сынауларның беренче стадиясен уздыру өчен рөхсәт алуга документлар пакеты бирдек. Безгә декабрьдә рөхсәт булачак дип ышандыралар, һәм якынча февральдә... Читать дальше...
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле, республиканың «ЭКОлидер» конкурсын туктаттылар. Бу турыда Татарстан Экологик һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Санитар-эпидемиологик вазгыять киеренке булу сәбәпле, «ЭКОлидер-2020» республика конкурсы туктатылган, диелгән хәбәрдә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын 2021 елда үткәрергә планлаштыралар.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Мәртәбәле конкурсны уздыруда хәзер башкалада яңа ачылган «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы дә үз өлешен кертәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге уку йорты бәйгенең Казан этабында катнашучыларны үз бинасында кабул итәргә әзер.«Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев һәм «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов шул хакта килештеләр. Быел «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесе өченче тапкыр оештырыла. Читать дальше...
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярлылыкны билгеләү критерийларын яңадан караячак. Ведомство башлыгы урынбасары Андрей Пудов Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында шул хакта әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, ярлылык дәрәҗәсе яшәү минимумына нигезләнергә тиеш түгел. «Бу алым яңадан каралырга тиеш. Без хәзер бу закон проекты белән (яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакы күләмен исәпләүнең яңа... Читать дальше...
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 буенча чараларны бозган өчен чит илдән кайткан Мәскәү кешеләренә 1,8 миллион сумнан артык штраф салганнар. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Мәскәү буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. «Идарә чит илләрдән даими авиарейслар белән кайткан гражданнарның Россия баш дәүләт санитар табибы карары таләпләрен үтәвен контрольдә тота. Хәзерге вакытта идарә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 1668 беркетмә төзегән, суд... Читать дальше...
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта евро курсы 92 сумнан арткан. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Шулай итеп, көндезге икедә Европа валютасы 0,86 процентка арткан һәм 92,11 сум тәшкил иткән. Доллар 1,49 процентка артып, 78,46 сум булган. 26 октябрьдә хәбәр ителгәнчә, 25 сентябрьдән евро 90 сумнан төшкән.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 50дән артык гериатрия кабинеты бар, ә ел ахырына кадәр тагын 21 ачылырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова Казанда демография мәсьәләләре буенча утырыш алдыннан хәбәр итте. «Демография» илкүләм проекты балалар тууга гына юнәлтелмәгән, ул өлкән буын турында да кайгырта. Читать дальше...
Табиблар сүзләрен алдан сәламәтлек саклау министрлыгы белән килештерергә тиеш.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган», диелә хәбәрдә. 1950 елда туган ир-атны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның хроник авырулары булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертизадан соң ачыкланган.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Казаннан Истанбулга яңа даими авиарейс ачылды. Рейслар атнага өч тапкыр булачак. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Казан» халыкара аэропортының кышкы расписаниесендә Истанбулга яңа даими рейс барлыкка килде. Очу вакыты 3,5 сәгать тәшкил итәчәк», диелгән хәбәрдә. Татарстанлылар Төркия шәһәренә дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрне оча алачак. Казаннан самолет 10.30 сәгатьтә кузгалачак, 14.15 сәгатьтә Истанбулның яңа аэропортына төшәчәк. Читать дальше...
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан өйдә дәваланучыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Хөкүмәт дарулар буенча тәкъдимнәр әзерләде, чөнки кайбер кешеләр инфекция белән җиңелчә авырый һәм алар өйдә дәвалана. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренчә, сүз даруларны сатып алу мөмкинлеге турында бара. Бу беренче проблема. Хөкүмәт бу мәсьәлә буенча фикер... Читать дальше...
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Каты авыручы 25 мең бала, шул исәптән арка мускулы атрофиясе белән авыручылар махсус булдырылган фонд хисабына медицина ярдәме ала алачак. Фондка югары салым (15 процент) түләүче россиялеләрнең салым акчасы күчәчәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Хәзер, без эшләгән беренчел бәяләүләр буенча, якынча 25 мең кеше әлеге фонд хисабына ярдәм алырга мөмкин», — диде ул. Салым акчасы сирәк очрый... Читать дальше...
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Артинск шәһәр округының «Азигулово урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 9 сыйныф укучысы Әлимә Зиннурова Свердловск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булды. Шулай итеп ул Свердловск өлкәсе Губернатор премиясенә ия булды. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төбәктә эпидемиологик вазгыять имин булмау сәбәпле, чараның тантаналы өлеше планлаштырылмый. Читать дальше...
(Чаллы, 28 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы татар дәүләт драма театрында сезон ачылышын ике айга диярлек кичектерүләрен аңлаттылар. Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сүзләренчә, репертуарны яңа сәхнәгә көйләү өчен күп вакыт китә. «Безнең театрның күп кенә спектакльләре иске бинаның кечкенә сәхнәсенә көйләнгән иде. Яңа бинага күчкәч, безнең зур сәхнәбез һәм залыбыз булды, шуңа күрә күп кенә спектакльләрне үзгәртергә туры килә», — диде ул. Театрның яңа бинасында беренче спектакль ноябрь ахырында куелачак. Читать дальше...
Кроме этого в рамках республиканской программы в 13-ти учреждениях Нурлатского района выполнены работы по устранению пожарных предписаний.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан сентябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында илкүләм проектлар контекстында еш искә алына торган төбәкләр рейтингында икенче урынны биләгән. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе төзегән. «Медиарейтингта Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе лидер булган», диелгән хәбәрдә. Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 1,6 миллиард сум алачак дип еш хәбәр ителгән. Татарстанның Яшел Үзән... Читать дальше...
Как распознать съедобные осенние грибы, как вкусно приготовить их к зимнему сезону - в сюжете наших корреспондентов.
Его стаж работы в отрасли животноводства более 40 лет.
В городе Нурлат предстоит сдача в эксплуатацию трех домов для детей- сирот.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында агымдагы елның 9 аенда Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы эшенә йомгак ясалды һәм берничә проект тәкъдим ителде. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында... Читать дальше...
Генерал-майор Анатолий Молоствов выразил свои пожелания юношам, призванным на военную службу.
Прошло заседание оперативного штаба Нурлатского района по осуществлению мероприятий по контролю и профилактике распространения коронавирусной инфекции.