123ru.net
World News in Tatar
Добавить новость

Новости за 01.10.2020

Чирмешәндә ялгыз өлкәннәрне бәйрәмгә чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 1 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Бүген районның инвалидлар җәмгыяте оешмасы ялгыз яшәүче иллегә якын кешене «Өлкәннәр көне» уңаеннан бәйрәм чараларына чакырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кунакларны район башкарма комитетының архив бүлегенә алып керделәр: олы кешеләрнең анда да гозерләре булырга мөмкин. Аннан әбиләр, бабайлар музейга юл алды. Район үзәгендәге матур кафеда исә өлкәннәр өчен табын көйләнгән. Бер чор кешеләренең искә алырлык хатирәләре, сөйләшер сүзләре бар. Читать дальше...

Буа районы фермеры пенсионерларга ярты тоннадан артык алма өләшкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Буа районында яшәүче фермерлар — Дәүләтшиннар гаиләсе пенсионерларга ярты тоннадан артык алма өләшкән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  Фермерлар Җәмил һәм Миләүшә Дәүләтшиннар берничә ел элек башкаладан туган авыллары — Бик-Үтигә үзләренең яшьлектәге алма бакчасын торгызу өчен кайткан. 2018 елда алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1,5 млн сум грант акчасын алалар һәм 3,3... Читать дальше...

КФУ профессоры быел кыш кабат аномаль җылы булыр дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь,«Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләсе кышта Татарстан башкаласында температура сикереше булуы мөмкин. Моннан тыш, кыш тагын тарихка аномаль җылы булып кереп калуы ихтимал. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Хәзер глобаль җылыну күзәтелә, ул, нигездә, кышкы-язгы чор хисабына барлыкка килә. Киләсе кыш температурасы норма чикләрендә яки нормадан югарырак булыр дип көтелә... Читать дальше...




Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге «Җомга көн киносы» кичәләренә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). 2 октябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Алтын тәлинкә» премиясен оештыручылар, актерлар һәм режиссерлар катнашында «Җомга көн киносы» кичәләр циклын ачу тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Кичәләр «Кире» нәфис фильмын күрсәтү белән башлана. Фильм режиссерлары: Илсөяр Дамаскин, Рөстәм Рәшитов. Рольләрдә - Камил Ларин, Фәнис Җиһаншин, Зөлфия Вәлиева, Гүзәл Сибгатуллина, Фирая Әкбәрова... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Алексей Текслерга Чиләбе татарларына ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты . Очрашуда Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер катнашты. Рөстәм Миңнеханов губернаторга татарларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Без татар җәмәгатьчелегенең өлкә җитәкчелеге белән үзара аңлашуын күрәбез. Монда татарлар өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган», — диде ул. Чиләбе өлкәсе ... Читать дальше...

Укытучылар көненә багышланган «Минем укытучым» акциясе башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы Укытучылар көненә багышланган «Минем укытучым» акциясен башлап җибәрә. 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк акция кысаларында яраткан укытучыларны фотолар һәм видеороликлар белән котларга мөмкин булачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Акциядә катнашу өчен, укытучы белән төшкән үз фоторәсемеңне яки видеороликны «Инстаграм», «ВКонтакте» яки «ТикТок» социаль челтәрләрендә: #минем укытучым2020, #мойучитель... Читать дальше...

«Владимир Ткачёв «Ак Барс»ка сәлам әйтте» — Бүгенге матчта Казан командасы оттырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Ярославль шәһәрендә «Локомотив» командасына каршы уйнады. Матч Ярославль командасы файдасына 4:3 исәбе белән төгәлләнде. Бүген дә узган матчтагы кебек «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов уйнамады. Әлеге матчта «Ак Барс» гадәттәгечә 13 һөҗүмче һәм 7 сакчы белән чыкмады, составта 14 һөҗүмче, 6 сакчы булды. Шулай да, составтагы әлеге үзгәрешләр «Ак Барс»ка җиңәргә ярдәм итмәде. «Локомотив» командасының капитаны ... Читать дальше...



Камал театрында Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). 30 октябрьдә Камал театрының Зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Программада укучылары котлавы һәм «Исәнмесез?!..» спектакле тәкъдим ителә. Кичәнең сценарий авторы Илтөзәр Мө­хәмм­әт­га­ли­ев, режиссеры — Радик Бариев. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана.

Депутатлар Казан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Укытучылар көне һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды. Казанның Совет районының иң яхшы педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутаты Роза Җаббарова котлады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. Берьюлы ике һөнәри бәйрәмне — мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре көнен (27 сентябрьдә... Читать дальше...

Самара татарларының «Шигърият дөньясында» бәйгесе Роберт Миңнуллин иҗатына багышлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе татарлары татар шагыйрьләре әсәрләреннән «Шигърият дөньясында» шигырь укучылар бәйгесе үткәрә. Быел конкурс танылган татар шагыйре Роберт Миңнуллинның (1948-2020) иҗади мирасына багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурста катнашучылар Роберт Миңнуллинның бер шигырен яттан сөйләп, видеога яздыра. Видеоязманы 15 октябрьгә кадәрduslyksamara@mail.ru почтасына юлларга кирәк. Шигъри бәйге онлайн үткәрелә. Шигырьнең... Читать дальше...

Илсөя Бәдретдинова: Тормыш кырыс. Я син, я сине — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Күптән түгел «ВТ» редакциясенә җырчы Илсөя Бәдретдинова килгән иде. Ул туры эфирда безнең һәм халыктан килгән сорауларга җавап бирде. Илсөя Бәдретдинованың иң кызыклы һәм «кайнар» фикерләре белән уртаклашабыз. Тамашачылар икегә бүленде.  Берәүләре концертларга шундый зарыккан. Икенчеләрендә агрессия сизелә. Гомумән, соңгы елларда татар эстрадасы үзгәреш кичереп, тамашачы да концертларга йөрергә өйрәнеп беткән иде. Ниһаять, заллар тула башлады. Читать дальше...

Татарстан Президенты: Чиләбе өлкәсе - безнең стратегик партнерыбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер очрашты. Биредә яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсен Татарстанның стратегик партнеры дип атады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек потенциалын гамәлгә ашыру өчен киң мөмкинлекләр бар... Читать дальше...

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә өч бала һәм бер хатын-кыз имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 1 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Хатын-кыз һәм аның өч кечкенә баласы Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Бу хакта Чаллы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Кичә Казан проспекты буенча 5а/1 номерлы йорт каршында юл-трнаспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, «Фольксваген» машинасын йөртүче 33 яшьлек хатын имин тизлек сайламаган һәм 24 яшьлек ир-ат идарә иткән «Тойота»га барып бәрелгән. Япония машинасының  алгы өлеше, ә «Фольксваген» машинасының арткы ишеге... Читать дальше...

Гөлшат Нигъмәтуллина Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасына кабат билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Гөлшат Нигъмәтуллина янәдән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык халәие актларын теркәү идарәсе башлыгы итеп билгеләргә», – диелә документта. Гөлшат Нигъмәтуллина идарә белән 2019 елның февраленнән җитәкчелек итә. Рөстәм Миңнеханов республика министрлыклары һәм ведомство... Читать дальше...

Зилә Вәлиева: Яңа Министрлар Кабинетыннан барлык өлкәләргә дә игътибар таләп ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның яңартылган Министрлар Кабинеты — ул мобиль команда, коронавирус пандемиясе шартларында аннан барлык өлкәләр игътибар таләп ителә. «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева шундый фикер белдерде. «Хәзер хөкүмәт барлык өлкәләргә дә зур игътибар таләп ителгән шартларда эшли. Барысына да диярлек конкрет ярдәм кирәк. Бу вазгыятьтә, әлбәттә, профессиональлек дәрәҗәсе бик мөһим. Безнең команда мобиль... Читать дальше...

Казанда октябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Казанда октябрьнең уртача температурасы нормадан 1,5 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура 8,5-9 градус тәшкил итә. Әмма чынлыкта ул нормадан күпкә — 4-5 градуска югарырак. Читать дальше...

Марат Садыйков янә Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Марат Садыйков янә Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. «Садыйков Марат Наил улын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләргә», – диелә документта. Марат Садыйков республика министрлыгын ике елдан артык - 2018 елның февраленнән бирле җитәкли. Республика министрларының бер өлешен Рөстәм Миңнеханов кичә раслады инде.

Казандагы съездда Касыйм шәһәрендә тарихи татар кибетләрен сүтү мәсьәләсе күтәрелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнарының XIX Бөтенроссия съездында Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә тарихи татар кибетләренең сүтелүе турында искә төшерделәр. Әлеге хәлне Россия Мәдәният министрлыгының шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салу бүлеге башлыгы Николай Никифоров контрольгә алырга вәгъдә итте. «Мәдәният министрлыгына Касыйм шәһәрен яклап мөрәҗәгать итегез. Бу федераль әһәмияттәге тарихи җирлек», — диде съездда катнашучыларның берсе.... Читать дальше...



Путин, Трамп һәм Макрон Таулы Карабахта сугышны туктатырга өнди

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Минск төркеме рәистәшләре - Владимир Путин, Дональд Трамп һәм Эммануэль Макрон Таулы Карабахтагы вазгыять турында белдерү белән чыкты. Белдерү тексты Кремль сайтында урнаштырылган. «Без һәлак булучылар турында кайгырабыз, үлүчеләрнең һәм яраланучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашабыз. Без катнашучы якларның Кораллы көчләре арасында сугышчан хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатуны сорыйбыз», - диелә Россия, АКШ һәм Франция Президентларының уртак белдерүендә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Ул ике субъект арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр булуын билгеләп үтте. Лена Колесникова җитәкчелегендәге Чиләбе татар конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Безнең монда, нәкъ менә үзәк залда булуыбыз күп нәрсә турында сөйли. Монда төп мәсьәләләр хәл ителә бит», — диде Президент. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чиләбе торба прокатлау заводын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер белән бергә Чиләбе торба прокатлау заводында булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рөстәм Миңнеханов җитештерелә торган торба продукциясе һәм аның төп юнәлешләре белән танышты. Шулай ук аңа калдыкларны эшкәртү процессын күрсәттеләр», диелә хәбәрдә.  Аннары кунаклар автомобильләр күргәзмәсен карады. Экспозициядә Алабугада чыгарыла... Читать дальше...

Туфан Имаметдинов MOÑ театраль мәйданчыгында беренче спектаклен күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли китапханәнең MOÑ театраль мәйданчыгында беренче татар тамашасы 8 октябрьдә күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Режиссер Туфан Имаметдинов «Һава» дип аталган яңа тамашасын биюче Айсылу Мирхафизхан белән бергә әзерләгән. Рәссам — Лилия Имаметдинова, Хореограф — Марсель Нуриев. «Гадәттә, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, бигрәк тә, хатын-кызга мөгамәлә: ашарга әзерлә, йортка күз-колак бул, чалбарны үтүклә, кибеткә йөгер, кебек... Читать дальше...

Новости из регионов



Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.