(Саба, 14 октябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Байлар Сабасында куанычлы вакыйга булды. Социаль ипотека һәм арендалы торак программасында катнашучыларга «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 27 гаиләгә исәпләнгән йорттан фатир ачкычлары бирелде. Иң беренче итеп 9 бала үстерүче Сәгыйтовлар ике фатирга ачкыч алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ә символик ачкычны подрядчы оешмадан йортның булачак старостасы Алмаз Мәүлин кабул итеп алды. Читать дальше...
(Питрәч, 14 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , София Егорычева). Питрәч районының Яңа Шигали авылында герой-якташларга мемориал такта ачтылар. Тантанага авылның берничә буын вәкиле җыелды. Алар 86 солдатны хөрмәтләп искә алу өчен чәчәкләр белән килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Һәйкәл ачылган китап битен хәтерләтә. Өске өлешендә Җиңү Ордены сурәтләнгән. Мемориал тактаның бер ягында сугыш кырларында һәлак булган 46 кеше, икенче ягында өйләренә әйләнеп кайткан 40 кеше исеме язылган. Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Менделеевскида мебель цехының түбәсе янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 20.13 сәгатьтә 112 номерына Гунин урамында җиһаз цехы түбәсе яна дигән хәбәр килде. Чакыру буенча килгән 86 нчы янгын часте хезмәткәрләре цехны уттан саклап кала алды, әмма түбәсе янды, диелә хәбәрдә. Янгынның мәйданы 30 кв.м тәшкил итә.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең һәм республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйзи Галиев вафатына бәйле кайгы уртаклашы белдерде. Фәйзрахман (Фәйзи) Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан АССРның Арча районында туган. Ул хезмәт юлын Әтнә районының «Чулпан» колхозында хисапчы булып башлаган. 1942 елда Смоленск пехота училищесы курсанты була, ә 1943 елда фронтка китә, анда 722нче укчы полк разведчигы булып хезмәт итә. Яраланганнан соң ул «Чулпан» колхозына кайта... Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәренең «Амур» командасына каршы уйнады. Матчта 4:0 исәбе белән Казан командасы җиңде. Бүген «Ак Барс» капкасын 20 яшьлек Әмир Мифтахов саклады һәм бер алка да керттермәде. Кичәге уенда бозга, төп капкачы буларак, 18 яшьлек Артур Әхтәмов чыккан иде. Беренче период. Ундүртенче минутта Михаил Глухов «Амур» капкасына алка кертте, тик видеокабатлауда хоккейчы алканы тимераягы белән бәреп керткәне ачыкланды... Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» командасы баш тренеры Леонид Слуцкий «Герой вирусного видео» номинациясендә «Матч! 5 лет» премиясенә дәгъва итә. Валерий Карпин, Евгений Плющенко, Этери Тутберидже һәм Станислав Черчесов аның көндәшләре булачак. Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Юлия Ефимова, Мария Ласицкене, Евгения Медведева һәм Мария Шарапова белән «Иң популяр спортчы» номинациясе бүләге өчен көрәшәчәк. «Матч ТВ» медиа-холдингы җитәкчелеге спорт... Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва).Татарстанда уку елы башланганнан алып салкын тиеп авыручылар арту сәбәпле, 77 сыйныфта уку һәм бер балалар бакчасы эшләүдән туктаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Тын юллары вирус инфекциясен кисәтү максатыннан 26 мәктәпнең 77 сыйныфында уку туктаган һәм бер балалар мәктәпкәчә... Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә ноябрьдән башлап коронавирус йоктырган пациентлар белән эшләүче медикларга түләүләр системасы үзгәрәчәк. Хәзер аңа күчү өчен документлар әзерләнә. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Медицина хезмәткәрләренә барлык түләүләр дә төбәкләргә вакытында килә, дип сөйләде министр. «Барлык түләүләр дә төбәкләргә үз вакытында күчерелә. Хөкүмәт бу мәсьәләне контрольдә тота», — дип уртаклашты Михаил Мурашко. Аның мәгълүматлары буенча... Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Бөгелмә районында фермада ике малай ут белән уйнаган. Шуннан соң 420 түк печән янып беткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 12 октябрьдә Бөгелмә районында фермада печәнгә ут төртеп яндырулары турында полициягә хәбәр итәләр. Хокук саклаучылар ачыклаганча, 9 һәм 12 яшьлек ике малай фермада уйнап йөри. Малайларның берсе Мәскәү кешесе була. Алар ут белән саксыз куллану сәбәпле, янгын чыга. Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә җылы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Моннан тыш, көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булачак. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус җылы, көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). ТР трассасында ут капкан «КАМАЗ»ны трактордан су сиптереп сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 10.33 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына республиканың Кукмара районы Нырья авылы янындагы юлда «КАМАЗ» яна башлады, дип хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, җирле халык, су сыешлыгы булган трактор ярдәмендә, ут капкан зур йөк машинасын сүндерде. Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Juna төркеме «Amanat» альбомын чыгара. Ул хәзерге татар шагыйрьләренең шигырьләренә язылган җырлардан торачак. Альбомның исеме символик, чөнки «әманәт» сүзе «саклауга бирелгән» дигәнне аңлата. Альбомның композициясенә Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Роберт Әхмәтҗанов һәм ХХ-XХI гасырның башка татар шагыйрьләре иҗаты кертелгән. Җырларда татар көен һәм рок-, фолк-инструментларның һәм электрон сэмплларның яңгырашын тәкъдим итәчәк. «Дуслар. Альбом чыга, аңа сез акча җыярга ярдәм иттегез. Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека программасын (6,5 процент) киләсе ел уртасына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә әйтте. «Төзелеш тармагына һәм гражданнарга ярдәм чараларының берсе — 6,5 процентлы ташламалы ипотека. Ул бездә 1 ноябрьдә тәмамлана. Икътисад торгызылып килсә дә вазгыять катлаулы, шуңа да карамастан, кешеләргә һәм икътисадның кайбер тармакларына да авыррак. Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийларына 2021 ел уңышы өчен күләмендә өстәмә акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. «Татарстан Президенты минераль ашламалар кертү өчен 1 млрд. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турындагы үтенечне хуплады», — диде Җәббаров. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнгән... Читать дальше...
Башкортстан җитәкчесенең төбәктәге телләргә ярдәм грантларына бәйге башлана.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан яшьләре тыелган дискотекаларда яңа коронавирус инфекциясе һәм кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) йоктыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Эпиданамнез җыйганда кешеләр дискотекалар һәм төнге клубларга йөрүләрен таный. Мин республикада яшәүчеләргә... Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан икенче вакцина теркәлде. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән чираттагы киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин сөйләде. «Новосибирскиның «Вектор» үзәге бүген коронавируска каршы Россиянең икенче вакцинасын — «ЭпиВакКорон»ны теркәде», — дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат хезмәте. Вакцина вирус фрагментлары — синтетик пептид антиген булу белән аерылып тора. Препарат иммун реакциясен булдырып, алга таба иммунитет булдырырга ярдәм итә. Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның I яртыеллыгында электр белән тәэмин итә торган 2,2 меңнән артык яңа объект сафка бастырылды, шул исәптән дүрт электроподстанция яңартылды. Бу хакта «Сетевая компания» Директорлар советы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга хәбәр иттеләр. Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта электр белән тәэмин итүнең ышанычлылык күрсәткечләре, шулай ук республика кулланучыларына электр энергиясен тапшыру турындагы мәгълүматлар каралды. Читать дальше...
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Татарстанны республикада битлек режимын үтәү катгый контрольдә булуы өчен мактады. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путинга видеоконференция режимында узган киңәшмә вакытында әйтте. «Авыру дәрәҗәсе түбән булган төбәкләрдә эпидемиягә каршы барлык чараларның максималь кулланылуын контрольдә тоту билгеләп үтелә. Мисал өчен, Чечня һәм Татарстан республикаларында битлек киеп йөрү катгый контрольдә тотыла... Читать дальше...
(Истанбул, 14 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия дәүләт радиосының «Мәдәни тәрәзә» тапшыруында Япония татарлары тарихы турында сүз барды. Бу хакта Төркиянең танылган галиме, япон теле һәм тарихы белгече Али Мәртхан Дүндар сөйләде. Бер сәгатькә якын барган тапшыруда галим Идел буе татарларының Япония тарихы һәм сәясәтендә тоткан рольләре турында сөйләде. Программада Төркиянең «Төрки дөнья музыкасы» ансамбле башкаруында татарча җырлар яңгырады. Анкара университеты профессоры Али Мәртхан... Читать дальше...
Население жалуется, что долго приходится ждать транспорт. Наши корреспонденты попробовали себя в роли пассажиров и пару часов проехались по городским маршрутам.
Передовики отрасли и ветераны получили заслуженные награды.
Легендарная личность Нурлата, Герой Социалистического труда, депутат Верховного Совета СССР Шариф Хафизов второй раз «вернулся» в Нурлат.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Covid-19 сәбәпле, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 75 еллыгы уңаеннан тантаналы чараны күчерергә мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына консерватория ректорының концерт-иҗат эшчәнлеге һәм халыкара элемтәләре буенча урынбасары Елена Хәкимова хәбәр итте. «Концерт белән тантаналы кичәне 2021 елның көзенә күчерү турында карар кабул ителде. Бер елдан соң барлык теләүчеләр уку йортын шәхсән котлый алачак дип өметләнәләр. Читать дальше...
Во время съемки этого сюжета в КФХ “Сулейманов” комбайны обмолачивали эту культуру на последних гектарах.