Менделеевскида мебель цехының түбәсе янган
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Менделеевскида мебель цехының түбәсе янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 20.13 сәгатьтә 112 номерына Гунин урамында җиһаз цехы түбәсе яна дигән хәбәр килде. Чакыру буенча килгән 86 нчы янгын часте хезмәткәрләре цехны уттан саклап кала алды, әмма түбәсе янды, диелә хәбәрдә. Янгынның мәйданы 30 кв.м тәшкил итә.