Бөтендөнья татар конгрессының Буа җирле бүлекчәсе чигү эшләренә конкурс игълан итте
(Буа, 14 октябрь, «Татар-информ», « Байрак »). Буа районында 10 октябрьдән башлап декабрь ае ахырына кадәр «Чигүләрдә халкымның күңел көзгесе» дигән конкурс игълан ителә. Ул ТАССРның 100 еллыгына, Буа шәһәренә 240 еллыгына, районның 90 еллыгына багышлана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Конкурска сөлге, намазлык, кульяулык, калфак, изү, хәситә кебек чигү эшләре кабул ителәчәк. Призлы урыннар алган эшләр кире кайтарылмый. Алар республика, район күләмендә үткәреләчәк чараларда урын алачак. Анда теләсә нинди яшьтәге милләт кешесе катнаша ала.