Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 14.10.2020

Сәламәтлек саклау министрлыгы Студентлар сырхауханәсендә чират сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «ВКонтакте» социаль челтәрендә Казан төркемнәренең берсендә Универсиада авылындагы студентлар сырхауханәсендә чиратның күп булуына зарланганнар. «Универсиада Авылындагы студентлар сырхауханәсендә терапевтка керү өчен менә шундый „тере“ чират. Берничә сәгать торырга туры килә! Ачуны китерә, туйдырды инде бу!», — дип язган постның аноним авторы. Бу язма турында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма бирде. Министрлыкның матбугат... Читать дальше...

Уфада Башкортстанның халык артисты Илдар Сәетов озак авырудан соң вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрының әйдәп баручы актеры Илдар Сәетов 63 яшендә вафат булды. Актер озак вакыт авырган, операция кичергән булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Илдар Ширкәт улы Сәетов 1957 елның 25 гыйнварында Бакалы районының Бакалы авылында туа. Милии театр актеры буларак Илдар Сәетов башкорт авторлары пьесалары буенча куелган спектакльләрдә бик күп сәхнә образлары иҗат итте. Читать дальше...

Ульяновск өлкәсендә «Ак чәчәкләр» үзәге ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск районының Яңа Бидәнге авылында «Ак чәчәкләр» дип исемләнгән актив озын гомер үзәге ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Әлеге үзәктә Скандинавия йөреше, фитнес, гимнастика буенча дәресләр һәм психолог белән очрашулар оештырылачак. «Авылыбыз халкы тормышында бу истәлекле, күркәм вакыйга. Хәзер 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең буш вакытларын файдалы итеп уздыру, бер-берсе белән аралашу, ял сәгатьләрен күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге бар», — диде авыл китапханәчесе Рәдинә Гимаева. Читать дальше...



Марилар тарихы белгече, галим Ксенофонт Сануков вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә академик, профессор, тарих фәннәре докторы һәм җәмәгать эшлеклесе Ксенофонт Никонорович Сануков 85 яшендә вафат булган. Бу турыда сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашев хәбәр итте. Рамай Юлдашев галимне «титан» дип атый. «Татар халкының, Идел буе һәм Урал халыкларының якын дусты. Марилар тарихына нигез салучы. Урыны җәннәттә булсын», — дип яза ул. Ксенофонт Сануков 1935 елның 5 февралендә туган. Ул танылган финно-угор тарихы белгече... Читать дальше...

«Шәһри Казан» газетасы яңа форматта чыга башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). «Шәһри Казан» газетасы яңа версткага күчте. Атнага өч тапкыр — сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга торган газетаның өч саны инде үзәртелгән форматта укучыларына барып җитте. Бу турыда газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров әйтте. Яңа верстканың төп үзенчәлеге — шрифттагы үзгәреш. Хәзер газетадагы язмалар уку өчен күпкә җиңелрәк, хәрефләр зуррак. Газетаның беренче бите дә сизелерлек үзгәрде. Яңача верстка, анонсларның бирелеше укучыга аерым язмаларга җиңел юл күрсәтә. Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 36 кеше коронавирус белән авыруы ачыкланган, аларның икесе вирусны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «13 пациент хастаханәдә, 23 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. Авыру йоктыручыларның күбесе 30-50 (12 кеше), 70-80 (9 кеше) һәм 50-60 (8 кеше) яшьлекләр. Авыру очракларының иң күбе Казанда теркәлгән — монда 23 кеше авырган. Яшел Үзәндә өч, Буа, Югары Ослан... Читать дальше...

Россиядә коронавирусның тәүлек эчендә теркәлгән яңа очраклары 14 меңнән артып китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның тәүлеклек үсеше 14 меңнән (14 231) артып китте. Тулаем алганда, илдә коронавирусның 1 340 409 очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавирус таралу белән көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Узган тәүлектә Россиянең 84 төбәгендә COVID-19 инфекциясенең 14 231 очрагы теркәлде, шул исәптән клиник симптомнары булмаган 3585 (25,2 процент) очрак та бар», — диелә хәбәрдә. Пандемия башланганнан бирле илдә барлыгы 1 340 409 коронавирус очрагы теркәлгән. Читать дальше...



Рәшит Әхмәтовның «Звезда Поволжья» газетасын аның улы Руслан чыгарачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовның «Звезда Поволжья» газетасын аның улы Руслан чыгарачак һәм газетаның иртәгә чыгасы номеры Рәшит Әхмәтов турында истәлекләрдән әзерләнәчәк. Бу хакта Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озату мәрасимендә аның улы Руслан әйтте. Бүген «Татмедиа» ишегалдында җәмәгатьчелек Рәшит Әхмәтов белән хушлашты. Танылган журналистны озатырга язучылар, журналистлар, артистлар, галимнәр, «Звезда Поволжья» газетасының даими укучылары килгән иде. Читать дальше...

Миңнеханов һәм «Хайер» директоры Татарстанда компания үсеше турында фикерләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты һәм «Хайер Индастри Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Очрашуда катнашучылар Татарстан территориясендә „Хайер“ компаниясен алга таба үстерү турында фикер алышты», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Бүген Чаллыда суыткыч, кер юу машиналары җитештерү заводлары, шулай ук телевизорлар эшләп чыгара торган беренче завод эшли. 2021 елның икенче... Читать дальше...

Курган шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Курган шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды. Җирле татарлар мәдәни үзәк ачылуны күптән көтте. Бу — алар өчен очрашу, аралашу урыны. Биредә 30 меңгә якын милләттәшебез яши. 3 меңгә якын татар Курган шәһәрендә гомер итә. Тантаналы ачылышка килгән кунакларны чәкчәк һәм милли җырларыбыз белән каршы алдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм... Читать дальше...

Казанда чит ил машинасы йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер малайны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер малайны бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр. Кичә, көндезге өчләр тирәсендә Ильич урамында «Мерседес МЛ-350» машинасы сулга борылганда, «зебра» аша чыккан сигез яшьлек малайга юл бирми. Машина астына эләккән бала имгәнгән.

Татарстан Президенты Идел буеның яңа транспорт прокуроры белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буеның яңа транспорт прокуроры Дмитрий Конош белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Катнашучылар транспортта һәм транспорт инфраструктурасы объектларында иминлекне тәэмин итү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.  Дмитрий Конош быелның 30 июнендә Идел буе транспорт прокуроры вазифасына билгеләнде. Аңа кадәр ул Төньяк-Көнбатыш транспорт прокурорының беренче урынбасары иде.

Казанда инспекторлар бите пешкән, аңсыз баланы хастаханәгә алып барырга ярдәм иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда автоинспекторлар бите бик нык пешкән балага табиблар янына барып җитәргә ярдәм иткән. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр. Казан юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең өлкән лейтенантлары Ренат Шәмсетдинов һәм Рим Кәрибуллинга бер автомобиль йөртүчесе — борчулы ханым мөрәҗәгать итә. Ул үзен якындагы хастаханәгә озатуларын үтенә. Аның машинасында йөзе һәм тәненең 40 проценты пешкән бала була. Малай әкренләп аңын югалтып барган була. Читать дальше...

Нурлат районында юл читенә очып төшкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында югары тизлектә юл читенә очып төшкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте. Авария кичә, кичке алтылар тирәсендә Егоркино авылы янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада Гранта» машинасы сәгатенә 150 чакрым тизлек белән барган. Алдагы машинаны узганнан соң, йөртүче идарәне югалта һәм машина юл читенә очып төшә. «Йөртүче — егерме яшьләр чамасындагы егет — арткы тәрәздән очып чыкты һәм урында ук һәлак булды»... Читать дальше...

Коронавирустан Россия вакцинасын балаларда сынап карарга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда балалар катнашында «Спутник V» препаратының клиник тәҗрибәләре башланачак. Бу хакта Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәкләр катнашында вакцинага тикшеренү уздыруны хуплады. Бу сынаулар 2021 ел урталарында төгәлләнергә тиеш. «Хәзерге вакытта без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, киләсе ел уртасында, 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә сынау тәмамланганнан соң... Читать дальше...


Музыкальные новости
Борис Гребенщиков

Борис Гребенщиков сообщил, что не знает, кто такой Богомолов





Персональные новости
#123ru.net

Музей – завод «СырКультПросвет» открылся в Угличе





Медведев табиб рецепты буенча даруларны бушлай бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев табиб язып биргән даруларны гражданнарга бушлай бирергә тәкъдим итте. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә. «Мәҗбүри дару иминияте механизмнарын кулланып, дәүләт акчасы хисабына барлык гражданнарны да табиб билгеләгән рецепт буенча дарулар белән тәэмин итү бурычын куярга», — диде Дмитрий Медведев 2021 елда Дәүләт Думасына сайлауларга программа документын әзерләү буенча киңәшмәдә. Препаратларны үтемлерәк итү, төбәкнең... Читать дальше...

Белгечләр Covid-19 каршы прививка ясатыр алдыннан нәрсә эшләргә ярамаганын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусына каршы вакцина ясатыр алдыннан авырулар барлыгын яшерергә ярамый, чөнки бу тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәк институтының фәнни эш буенча директоры Александр Гореловка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Бу этапта (клиник тәҗрибәләр — редакция искәрмәсе) сәламәт кешеләр сайлап алынырга тиеш. Әмма кайбер... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

«Спартак» набрал больше всех очков в играх с командами из верхней половины таблицы РПЛ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Москвичам назвали пять мест, где можно полюбоваться цветущей сакурой





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черного моря до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не собирается проводить в Белоруссии мобилизацию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фрэнк Синатра

Леонардо ДиКаприо может сыграть Фрэнка Синатру в новом байопике Мартина Скорсезе



Москва

В Московской области сотрудники Росгвардии задержали подозреваемых в краже из медучреждения

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net