Россиядә коронавирусның тәүлек эчендә теркәлгән яңа очраклары 14 меңнән артып китте
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның тәүлеклек үсеше 14 меңнән (14 231) артып китте. Тулаем алганда, илдә коронавирусның 1 340 409 очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавирус таралу белән көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Узган тәүлектә Россиянең 84 төбәгендә COVID-19 инфекциясенең 14 231 очрагы теркәлде, шул исәптән клиник симптомнары булмаган 3585 (25,2 процент) очрак та бар», — диелә хәбәрдә. Пандемия башланганнан бирле илдә барлыгы 1 340 409 коронавирус очрагы теркәлгән. Үсеш темпы 1,1 процентны тәшкил итә.